Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Романтик" та ачылу тантанасы (+фото)

"Романтик" лагеренда күңелле вакыйга - лагерьны ачу тантанасы үтте.

Кече Лызи авылы янындагы аланлыктагы балалар лагерын совет чорыннан алып, бүгенге көн балалары да яхшы белә. Бу лагерь җәен өчәр сменада балаларны үзендә кабул итеп, истәлекле кичәләре, походлары белән күңел түрендә урын алуга сәбәпче була.

Шушы көннәрдә лагерь икенче смена балаларны кабул итте һәм шаулатып ачылу тантанасы да оештырдылар. Балалар лагерь ачылу көне унаеннан күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Бәйрәм уңаеннан лагерь флагы күтәрелде.

- Хәзер балаларга бөтен шартлар тудырылган, бик рәхәт заманда яшиләр. Илләр тыныч булсын да, сау-сәламәт, игелекле булып үсеннәр генә! - ди лагерь директоры Нурзада Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250