Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Романтик»та балалар туӊмыйлармы

Көннәр салкынаеп китсәләр дә, балаларныӊ күӊеле шат, даими рәвештә уздырыла торган чаралар, төрле уеннар аларны җәлеп итә. Салкын түгел, диләр алар.

Районныӊ «Романтик» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда икенче смена бара. Алдагы елларда бу вакыт әти-әниләрдә бик популяр булып, хәтта ял итәргә путевкалар калмый иде. Әмма балаларныӊ ял итүен рәсмиләштерү кагыйдәләренеӊ катгыйлануы аркасында аларныӊ саны кимегән. Бүгенге көндә монда 81 бала исәптә тора.

Көннәр салкынаеп китсәләр дә, балаларныӊ күӊеле шат, даими рәвештә уздырыла торган чаралар, төрле уеннар аларны җәлеп итә. Салкын түгел, диләр алар. Лагерь мәйданы буенча әйләндереп алынган, сак тору оештырылган. Елланнар килмәсен, дип электрон куркыту җайланмалары алынган.

Район оешмалары да балаларны үз игътибарыннан читтә калдырмый. Полиция, балаларныӊ хокукларын яклау комиссия  вәкилләре еш булалар. Без килгәндә район электр челтәре хезмәткәрләре лагерьда ял итүче балаларга электр җиһазлары белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне өйрәтергә килгәннәр иде.

erid: 2VtzqwTSgT9

Ашатуны оештыру буенча да проблемалар юк, ашханә барлык таләпләргә җавап бирә. Юлларга асфальт салынган, яӊартылган. Алдагы елларда яӊадан иске 3 корпусныӊ бинасы яӊартылса, ял итүне оештыру тагын да уӊайлырак булыр иде.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Романтик лагеры

erid: 2VtzqwTSgT9