Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Руфия туган телебез – татар теле өчен җан атып яши, эшли

Әтисенең васыятенә тугры калып, туган авылын яшәтүгә, саклап калуга зур көч куя.

Руфия Билсур кызы Мифтахова татар телен камил белүче, аһәңле сөйләм теленә ия, туган теленә тугры булган, балаларга ана телендә белем бирүче ихлас мөгаллимәләрнең берсе. Укытучылар көне уңаеннан, республика күләмендә «Мәгариф» журналы белән берлектә узган «Авыл укытучысы -2021» бәйгесендә катнашып, җиңү яулады. Әлеге бәйгедән алган тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты.

– Гаять тә дәрәҗәле һөнәри бәйге булды ул, – диде Руфия Билсур кызы бәйгенең елдан-ел камилләшә баруын искәртеп. – Сигезенче тапкыр үткәрелә икән инде. – Беренче этапта «Мин укытучы» дигән эссе яздым. Ике йөзгә якын катнашучы арасында икенче этапка уздым, биредә без 30 укытучы идек, барыбыз да төрле фәннәрдән. Бу юлы дәрес һәм дәрестән тыш эшкәртмә планы эшләдем, хезмәтемне авылдашым, мәшһүр шагыйрь, киңкырлы шәхес Гарифҗан Мөхәммәтшинга багышладым (Руфия Билсуровна җитәкләгән 7нче сыйныф үзе үк тә шагыйрь исемен йөртә, аннан Руфия үзе дә иҗат кешесе, бик күп шигырьләренең, мәкаләләренең газета битләрендә чыкканы бар, инстаграм битендә истәлекләре белән уртаклаша, Арбор авылына кайсы яктан керсәң дә, элмә такталарда аның шигъри тезмәләре каршы кала, хәтта җырлар авторы да ул, Ландыш Нигъмәтҗанова башкаруындагы «Сөю көтәм» дигән бик тә мәгънәле җырын тыңлап туймаслык – «Суларга керсәм дә ут эзлим, Утларда янганда су кирәк. Нигә соң тиңнәрне үз итми, Тиңсезгә өметчел бу йөрәк»).

Өченче этапта Руфия Мифтахова Казан каласының 2нче татар гимназиясендә 7 сыйныф укучыларына Сибгат Хәкимнең «Әнкәй» шигыре буенча ачык дәрес күрсәтә. Авыл укытучысы кала балаларының ана телен камил белүләренә, саф татарча сөйләшүләренә сокланып кайта. «Укучылар шулкадәр тәрбияле, ягымлы, апа, сез сорагыз гына, җавап бирәчәкбез, дип, дәрес үткәрү өчен ярдәм итәргә генә торалар», ди укытучы. Биредә булган бер әһәмиятле вакыйга күңеленә тирән эз сала – гимназия белән танышып йөргәндә биредә Арбор авылына кайтып иҗат итүче рәссам Рөстәм Хуҗинның иҗат эшләре күргәзмәсе барлыгын ишетеп ала, тик күргәзмә бүлмәсе бикле була. Руфия бик тә үтенеп сорагач, картиналар куелган кабинетны ачалар, ә анда, түрдә әнисенең портреты, шунда ук авылдашы, атчы 65 яшьлек Фәләхетдин ага, авыл урамнары, табигате... Калада сынау тоткан мөгаллимә өчен нинди олы шатлык була бу – аның күз алдында ярты стена Арбор авылы, газиз әнисе, авылдашлары... Каланың без белмәгән почмакларында авыл рухы бар икән, димәк, татар авылларының, татар мохитенең, ана теленең киләчәге өметле, милли рухы саклана.

– Коллегаларыма үз телебездә үткәрелгән авыл укытучысы бәйгесендә, һичшиксез, катнашырга кирәк дип киңәш бирәсем килә, шул ук вакытта туган телгә кагылышлы бәйгеләрне дә калдырмыйк,– ди Руфия. – Менә безнең Арбор төп мәктәбе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында игълан ителгән бәйгедә катнашып, 500000 сум күләмендә грант отты. «Авыл укытучысы» бәйгесендә дә призлы урыннарга 50 мең, 30 мең сум акчалата бүләкләүләр билгеләнгән.

Бәйгедә каралган биремнәрне без болай да ана телебездә дәресләрдә эшлибез, шуңа күрә булган материалларны туплап, катнаша белергә генә кирәк.

Арборына ихластан гашыйк кеше ул Руфия. Шәһәр турында уйлап та караган бала түгел ул. 1996 елда мәктәпне тәмамлауга Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә һәм менә 20 ел инде туган мәктәбендә балаларга белем бирә.
Шул ук вакытта 5нче сыйныф балаларына рус теле дә укыта, ике телне дә алып бару укытучыга җиңелләрдән бирелә, һәр ике дәрестә дә телләргә карата тигез мөнәсәбәтне бала күңеленә үткәрергә тырыша. Тик менә ике телне дә кушып-бутап сөйләшүгә каршылыгы бар, «воробей килгән», «яки урамга чыгам әле, гвоздь сугарга» ... дигәнгә риза түгел, воробей түгел, чыпчык килгән, гвоздь түгел, кадак сугам, дип төзәтергә мөмкин. Кая гына барса да татарча сөйләшү аның җанына горурлык хисләре өсти. Ә татарчаны үзенә бер ләззәт, аһәң белән сөйләшә ул Руфия, җыеннарда, бәйгеләрдә аннан гел үзгә, итагатьле, асылында төпле һәм дә кызыклы, мәгьнәле фикер яткан җөмләләр көтәсең. Әнә шул ягы белән дә аерылып тора ул, юкка гына аңа күп очракта сез шулчакта соңгы сүзне үзәкләргә үтәрлек һәм күңелле итеп әйтә белүегез белән истә калдыгыз дип әйтмиләр. Руфия туган телебез – татар теле өчен җан атып яши, эшли. Хәзерге балаларның сүз байлыклары сай булуына нык борчыла һәм моның өстендә эшләргә тырыша. 2001 елда ул оештырган кичке «Алтын каләм» түгәрәгенә 26 бала йөри иде, биредә алар шигырьләр, хикәяләр яздылар, китапчыклар да тупладылар. Ул вакытта балаларның уйлау сәләте, хиссәнчелеге дә иҗади эшләрендә чагыла барды. Ә хәзер балаларга тиз кирәк, җайлы кирәк, фикерләрен сырлап-матурлап әйтергә җыенып тормый кебек алар. Безнең буын татарча газета-журнал укып үсте, хәзерге буынны үзегез беләсез нәрсә укыганын, матбугатны, китапны укыганы бар - укымаганы. Руфия Билсуровна татар матбугатына йөрәге белән үк якын кеше, хәзерге буын яшьләренең, балаларының газета-журнал укымавына йөрәге әрни, шуңа да дәресләрендә район газетасындагы язмалардан өзекләр, һичьюгы җөмләләр булса да алып килергә куша, мәкаләләргә бергәләп анализ ясыйлар, шулай итеп булса да газетадан аерылмасыннар дип тели. Өйдә яздырмыйлар икән, китапханәдән алырга куша. Авыл китапханәсе белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшлиләр алар. Чын күңелдән рәхмәт аңарга!

Укытучының эше өйгә дә кайта. Моны һәркем белә торгандыр. Руфия Билсуровна иң беренче мәктәп эшләрен башкарып куя, чөнки аның үз хезмәтенә җаваплылыгы көчле, аннан гына йорт эшләре, гаилә, балалар. Өлгерә уңган ханым, иптәше Фуат белән (ул да мәктәп системасында эшли, Борнак балаларын Яңгулга укырга йөртә) абзар тулы мал-туарын да карый, бакчасы да гөл иткән, чәчәкләре дә күз явын алырлык... Ике улы бар – Әсхәте унынчы сыйныфта, Әнәсе 5нче сыйныфта укый.

Руфия Инстаграм битләрендә мәктәп тормышын алып бара, ике телдә алып барырга кушылган, тик Руфия аны саф татарча яза. Аңларга теләсәләр, бөтен милләт вәкилләре дә аңлар, ди ул. «Социаль челтәрләргә татар кызлары-егетләре русча язмалар урнаштыра, тик ул хаталы була. Яз соң үзенчә, үз телеңдә, синең язмаңны барыбер иң беренче чиратта урыс укымый, шул без, якыннарың, дусларың укый ләбаса, дип киңәш бирә ул. Туган җиреңә, авылыңа кечкенә генә өлеш кертмәсәң, авыл уртасыннан ничек башың күтәреп үтмәк кирәк», ди Руфия. Бу – озак еллар колхоз рәисе булган, кызганыч, 56 яшендә мәрхүм булган әтисе Билсур Зәкиев сүзләре. Шуңа да Руфия Билсуровна әтисенең васыятенә тугры калып, туган авылын яшәтүгә, саклап калуга зур көч куя. Арбор мәктәбендә 41 бала укуына, бакчада 20 бала йөрүенә дә, авылда яшьләр калганга да куана ул, тик менә киткәннәр күбесе урыслашып кайта дип уйлана. Алай ук борчылмагыз әле, Руфия Билсуровна, Сезнең кул астында белем алганнар алай гына телне башкага алыштыра алмаслар, Сез салган белем орлыклары йөрәк түрләреннән китмәс, сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле Авыл укытучысы Туган авыл