Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сабантуй”да – “Соңгы каһарман” (+фото)

Балтач урта мәктәбе укучылары өчен “Сабантуй” ял паркында "Соңгы каһарман" уены узды

Балтач урта мәктәбенең 5-11 сыйныф укучылар җәйге ялларга киткәнче мәктәп администрациясе ел саен табигать кочагында  “Соңгы каһарман” чарасын уздыруны матур гадәткә кертте.  Бүген укучылар үзара кабат “Соңгы каһарман”ны ачыкларга “Сабантуй” мәйданына җыелды. Көне дә бик матур. Кояшлы, вакытында җиле дә исә, балалар да шат.

Укучылар гадәти шартларда түгел, табигатьтә каршылыклар аша узды, төрле бәйгеләрдә үз көчен сынады. Биремнәр җиңелләрдән түгел иде. Әмма дәресләрдә алган белем-күнекмәләр ярдәм итте, сер бирмәде укучылар. Соңгы этап, мөгаен, иң тәмлесе булгандыр. Ямьле табигать кочагында тәм-томнардан авыз итү, хуш исле кайнар чәй эчүләр... Эх, тәмле дә иде соң...

- Укучылар бик канәгать калды. Рәхәтләнеп ял иттеләр, ярыштылар. Тугызынчы сыйныф укучылары имтиханнардан соң бер җиңел сулап ял итсә, унберенчеләр өчен зур сынау алдыннан ял итеп алу булды,  ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев