Сабыйлар «Каенкай»га бакчага дип түгел, эшкә дип йөриләр (фото)
Узып баручы атна күңелләребездә нинди истәлекләре белән уелып калды икән дип уйласак, иң беренче уйлар балалар бакчасына илтә.
Икенче көнне исә әти-әниләр җыелышы янәдән җыйды безне, анда төрле мәгълүматлар ишетүдән тыш уеннар уйнап, балаларыбыз белән бергә эшләгән рамкалар күргәзмәсен күзәттек. Фантазияләр көчле булып, сабыйларыбыз өчен нык тырышканыбызны аңлап елмаештык.
Тәрбияче апаларыбызга булган хөрмәтебез чиксез, чөнки алар балаларыбызны үз итеп, якын күреп тәрбиялиләр. Ә сабыйларыбыз алар янына бакчага дип түгел, эшкә дип йөриләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев