Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сагынып көткән көн бу...

Белем бәйрәме үзенчәлекле, сокландыргыч булды.

КУНЫР. Биредә һәр бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. Хәер, бәйрәмгә генә түгел, белем алуда, тәрбияви чараларны уздырганда һәр юнәлешне уйлап, җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Бу уку-тәрбия учагында узган Белем бәйрәме дә үзенчәлекле, сокландыргыч булды.

Бәйрәмне күӊелле итеп уздырырга ныклы нигезләре бар кунырлыларныӊ. Татарстан мәктәпләре арасындагы бәяләмәдә Куныр мәктәбе беренче 100 мәктәп арасында 19нчы урында. Татарстанныӊ иӊ яхшы 20 мәктәбе арасында районныӊ нәкъ Куныр урта мәктәбе булу куанычлы хәбәр.

Төрле югарылыкта һәм аерым программалар белән эшләүче республиканыӊ шәһәр, данлыклы район үзәге мәктәпләре арасында шушындый югарылыкка күтәрелү укытучыларныӊ һәм укучыларныӊ, әти-әниләрнеӊ бердәм эшләве нәтиҗәсе. Бәйрәмдә чыгыш ясаган мәктәп директоры Вәгыйз Галиев бу яӊа уку елында алда яуланган үрләрне югалтмаска кирәклеген билгеләп узды. - Шөкер, укучыларыбыз читкә, ниндидер репетиторларга йөрмәделәр. Юк, алар без тыйган өчен түгел, ә үзебезнеӊ укытучылар белән бергә тырышып әзерләнгәндә сыйфатлы белем алып була, дип, безгә ышандылар. Киләчәктә коллективка бу зур ышанычны акларга кирәк булачак, - дип бәяләде директор. Әйе, Куныр урта мәктәбендә бердәм омтылыш белән эшләүче чын мөгаллимнәр тупланган. Бик күпләр арасында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Закирова, әле чагыштырмача яшь педагог, инглиз теле укытучысы Рәмзия Сәгыйтҗанова исемнәрен атап китәргә була. Директор Вәгыйз Галимулловичныӊ үзенеӊ педагогик стажы 38 ел, шуныӊ 20 елы мәктәпне җитәкләүгә багышланган. Математика фәне укытучысы буларак, бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларыныӊ югары нәтиҗәләргә ирешүе җитәкченеӊ чын әйдәп баручы икәнен күрсәтә. Мәктәпнеӊ чыгарылыш сыйныф укучыларыныӊ 7 предметтан 80 баллдан югары нәтиҗә күрсәтүләре коллективныӊ дөрес юнәлештә булуын раслый.
Авыл халкыныӊ, хезмәт ветераннарыныӊ бәйрәмдә катнашуы үзе бер куаныч. «Якты юл» хуҗалыгын өч дистә елдан артык җитәкләгән Хәмит Гәрәев үзенеӊ чыгышында мәктәп укучылары, укытучылары белән горурлануын җиткерде, соӊгы елларда укыту-тәрбия өчен зур мөмкинлекләр тудырылган икән, димәк, мондый мәктәптә начар укып булмый, диде ул. Озак еллар мәктәпнеӊ укыту эшләрен җитәкләгән Фәймә Зәкиева, директорныӊ тәрбия эшләре буенча урынбасары булып матур күрсәткечләргә ирешкән Тәбрис Газыймҗанов тарафыннан әйтелгән сүзләр укучыларны битараф калдырмады. Ә «Якты юл» хуҗалыгыныӊ бүгенге җитәкчесе Раиф Хәкимовның укучыларга карата рәхмәт хисләре җәйге чорда хуҗалыкта аеруча тырышып эшләүче укучыларга бирелгән акчалата бүләкләр белән ныгытылды. Бүләк алырга чыккан һәр баланыӊ исеме белән үз итеп эндәшүе, кулларын кысып рәхмәтен белдерүе укучыларга җитәкче тарафыннан күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе буларак кабул ителде.

Кызганыч, һәр җирдә булган проблема бу мәктәпне дә читләтеп узмаган. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 6 укучы атлады, 11 сыйныфта 8 бала укый, мәктәптә барлыгы 110 укучы. Ә 15 ел элек бу уку йортында 248 бала белем ала иде. Нишлисеӊ, бу бүгенге чор тудырган кискен мәсьәлә. Бу очракта, «кечкенә генә, төш кенә», дип азсанлы балалар белән югарырак нәтиҗә күрсәтергә туры киләчәк.

Вакыйф ЗӘКИЕВ
ЯҢГУЛ. Мәктәп үзенең 124 укучысын, Белем көне уңаеннан килгән кунакларны шау чәчәкләргә күмелгән, мул уңышы белән сөендергән бакчасы, "бизәнгән, буянган" диварлары-бүлмәләре белән каршы алды. Беслан фаҗигасе уңаеннан игълан ителгән бер минут тынлыктан соң бәйрәмне балаларның иң яраткан геройлары Буратино белән Маша башлап җибәрде. Сәхнәләштерелгән күренеш, җыр-биюләр, берсеннән-берсе хисле шигырьләр бәйрәмгә серлелек тә, тантаналы рух та өстәде.

Мәктәп директоры Наил Сафиуллин, "Яңа тормыш", "Борнак" җәмгыятьләре җитәкчеләре Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, Рәфкать Нәҗипов, Яңгул, Борнак җирле үзидарәләре җитәкчеләре Ринат Гарипов, Шамил Хәбибуллин, ветеран укытучы Әмир Шәрәфиев... - балаларга, укытучылар коллективына изге теләкләрен җиткерүчеләр шактый булды, район мәгариф идарәсе, район җитәкчелегенең дә котлаулары яңгырады. Алдынгыларга, тырышларга бүләкләр дә тапшырдылар. Мондый изге көндә мәчет картлары да читтә кала димени инде: Нәкыйп ага Сафиуллин беренче сыйныфка керүче ун балага бүләкләр биреп, сабыйларны ихлас сөендерде. Яраткан пешекче апалары исә балаларны "тәмлүшкә" белән сыйлады.

Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Тугыз ай дәвам итәчәк сынаулы, мең мәшәкатьле уку елының чираттагысына әнә шулай күңелле, оешкан төстә старт бирделәр Яңгулда. Финишы да шундый булсын.

САЛАВЫЧ. Соңгы елларда лицейда үтә торган Белем бәйрәменә Салавыч Сәрдегәне, Биктәш башлангыч мәктәпләрендә укучыларны да чакыралар. "Беренче сыйныфка хәзерлек үткәндә дә алар бергә шөгыльләнә, бакчага бергә йөргән балалар бәйрәмне дә бергә үткәрә", - ди директор Люция Закирова. Быел беренчегә өч мәктәпкә 19 бала керсә, араларында кызлар берничә бөртек кенә икән. 11 сыйныфта исә 12 бала (үткән ел 11 бала тәмамлаган). Укучыларны, ветераннарны, педагогларны бәйрәм белән район советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов, "Татарстан" хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин, җирле үзидарә рәисе Рафил Сибәгатуллин, район мәгариф идарәсе белгече Гөлсинә Бариева, ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтовлар котлады. Үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче укытучылар, ветераннарны Белем көнендә аерым тәбрикләүне дә практикага керткәннәр икән биредә. Быел мондый хөрмәткә Бәгъдәгөл Идрисова, Мөнирә Гыйльметдинова, Мәсхүдә Әшрәпова, Фирая Низаметдиновалар лаек булды.

Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250