Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Сәламәт балалар, сәламәт милләт гөлләре» (фото)

Ике сәгать барган чараның барын да тәфсилләп язсаң кызык булмас. Иң мөһиме: бакча коллективы, әти-әниләр бердәм булып, киңәшләшеп хезмәт куйган.

Без — районның «Ак калфак» оешмасы әгъзалары балалар бакчаларында еш булабыз. Бакчада милләтнең киләчәге тәрбияләнә. Араларында үскәч бар дөньяга шөhрәт казаначак атаклы шәхесләр дә бардыр...

Ак калфаклылар Айгөл, Мәгъмүрә ханымнар белән киләчәккә сәяхәт итеп кайткан идек. Чөнки 5нче номерлы катнаш төрдәге «Сөенеч» балалар бакчасы мөдире Гөлнара Мөхәммәт кызы Әсхәтдинова да безнең оешмадан.

Бакча Балтач бистәсендә иң камил проект белән төзелгән, зәвыклылыгы белән тирә-якка ямь биреп торучы бинага урнашкан. Монда без фольклор бәйрәменә килеп, бу тәрбия сараеның сабыйларга бай мәгълүмат бирүче эчке бизәлешенә, уңган тәрбиячеләрнең күркәм эш-гамәлләренә, үткәргән чараларның бай эчтәлекле, зәвыклы булуына сокланган идек. 

Бирегә төрле диндәге 7-8 милләт баласы йөри, арасында физик мөмкинлекләре чиклеләр дә бар. Төрле дин, төрле милләт вәкилләре дус-тату яшәсен өчен балачактан аралашу мөһим. Бакчада башланган дуслык гомерлек була. Бу нисбәттән сандыктагы муляж-музейлар күңелгә хуш килде. Һәр халык сандыгында милли киемдәге гаилә табын янында үзгә милли ризыгы белән «сыйлана». Йорт җиһазлары да һәр гаиләнең үзенчәлекле. 

Стеналарда Әминә Бикчәнтәевадан башлап бүгенге көнгәчә балалар язучылары турында мәгълүмат, аларның китаплары; сабыйлар ул китапларны әти-әниләреннән эзләп таптырып укыталар, эчтәлеген тәрбияче апаларына сөйлиләр икән. Гомумән, «Сөенеч» зур калалардагы иң шәп балалар бакчалары белән тиңләшерлек.

Биредә мөмкинлеге чикле балалар, аларның әти-әниләре өчен консультация үзәге эшли. Ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләр борчыган сораулары буенча консультациягә хәтта чит районнардан да киләләр. Аларга логопед, психолог, физик тәрбия инструкторы хезмәт күрсәтә. Шунысы да куанычлы: хезмәт күрсәтү бушка. Нәниләр дә үзара игътибарлы, ихтирамлы. Алар иң элек мөмкинлеге чикле иптәшенә ярдәм итә, соңыннан үзе утыра. Авыру бала үзен иптәшләре белән тиң күрә, нәүмизләнми.

Без килүгә алар апалары белән камыр куеп, аны кабартып, бәрәңгесен төеп, камырга сылап, пәрәмәчләр пешергәннәр, телеңне йотарлык иде! «Гаилә, тәрбиячеләр бердәм булса гына балага дөрес тәрбия бирү мөмкин, тик кайчакта баладан бигрәк әти-әнине тәрбияләргә туры килә,» — ди Гөлнара ханым.

Балалар бәйрәмдә бергәләп төрле милләтләрнең җыр-биюләрен башкарды, уеннарын уйнады. Гаҗәп чара булган иде ул, әрмән кызы чатнатып татарча сөйли, татар баласы мари, удмурт җырларын җырлый. Тик вакытында язарга кул җитмәде. 

Аллаһның Рәхмәте, бу күркәм, иҗади эшләүче коллектив белән район сәхнәсендә Гаилә елына багышланган «Гаилә — бәхет ачкычы» дигән гаҗәп зәвыклы, мәгънәле чарада кабат очрашу насыйп булды!

Гаилә — ул нәни дәүләт. Ә гаиләләр, милләтләр үзара дус-тату булса, илләр-еллар тыныч, сабыйлар күге аяз булыр. Кичәне әти-әниләр Фәнис һәм Фирдания изге теләкләр белән ачып җибәрде. Аккошлардай ак киемле тәрбиячеләр, нәниләр вальс бии. Ак төс — сафлык билгесе. Сабый күңеле дә ак кәгазьдәй пакъ бит. Анда бары күркәм язмышлар гына язылса иде!

Иң бәләкәйләр төркеменең «Нәни аждаһалар» биюен күздән яшьләр килгәнче көлә-көлә карыйсың. Сәхнәгә менеп һәммәсен кочаклап-үбеп күккә чөясе килә (чара барышында андый халәт еш булды). Сәнгать дөньясына тәүге адымнарын атлаган сабыйларның сәләт- омтылышларын күреп, чын талантлар үстергән тәрбиячеләрне, әти-әниләрне фидәкарьләр дими, ни дисең! 

Конфет кадәр генә икенче кечкенәләр төркеме «Конфетлар» биюен бии. Хәрәкәтләрендә ихласлык, самимилек, йөзләрендә бәхет нуры балкый. Зур сәхнәне тутырып чыгыш ясаган балаларга карап, тәрбиячеләргә, газизләренә күлмәк-костюмнар әзерләгән, җыр, шигырьләрен кабатлаткан әти-әниләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килде. Иманым камил, Сөенечкә йөрүче 140 баланың барысы да сәхнәдә!

Менә өч егеткә гомер биргән Галимовлар гаиләсе, әтиләре баянда уйный, әниләре уллары белән татар биюен башкара. Бала сәхнә зәвыгына тәпи басканнан өйрәнә. Концертны тулаем әти-әни һәм балалар алып барды. Афәрин! Юкса, конферансье вазыйфасы сәхнәдә телеңә ни килсә, шуны сөйләүгә кайтып калган иде. Бу бәйрәмдә нәфис сүзгә дә лаеклы урын бирелгән. Төрле милләтләрнең җыр-биюләрен, милли уен коралларын күрдек, ишеттек. 

Тарариннар гаиләсе рус биюен биегәндә әтиләре балалайка чиртә. Амаковлар теттереп удмуртча бии, костюмнар искиткеч! Мин биюләргә мөкиббән! Чөнки биюне микрофон белән шомартып булмый, анда дәрт, энергия, сәнгать, биюченең таланты чагыла. 

Сәхнәгә «Читекләр» җыры белән Шакирҗанова Сәйдә чыккач, зал «Ах» итте. Ул күлмәк, калфак, күргәзмәләргә куярлык читек, җырчының осталыгы! Мәгъмүрә ханым белән «Сөбеханаллаһ» күзләр генә тимәсен! — дип утырдык. 

Ике сәгать барган чараның барын да тәфсилләп язсаң кызык булмас. Иң мөһиме: бакча коллективы, әти-әниләр бердәм булып, киңәшләшеп хезмәт куйган. Алар әлбәттә, иң югары бәяләүгә лаек! Биредә гаиләләр бердәмлеге, милләтләр дуслыгы, киләчәк буынның зәвыгы, таланты балкыды. Һәм әлбәттә, бу эшләрнең башында гыйлемле, максатчан, коллективны, әти-әниләрне бер йодрыкка туплаган оста җитәкче Гөлнара Мөхәммәт кызы тора. Әле шушы талантлы нәниләр төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый, диплом, медальләр ала икән! 

Гаилә белән бергәләп тотылган кәгазь җыялар, кошларга җимлек, оялар ясап куялар, тирә-якны чистарталар. Балалар бакчасы тормышында актив катнашкан әти-әниләр дә бүләкләнде. Илләр имин, күгебез аяз булсын, сабыйлар, тол аналар күз яше түгелмәсен, һәр бала тигез гаиләдә пар канатлы булып үссен!

Әминә Мөхәммәтҗанова

район «Ак калфак» оешмасының совет әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөенеч