Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Салават күпере” балалары әниләрен бәйрәм белән котлаган (+фоторепортаж)

Балтач бистәсендәге “Салават күпере” бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә Әниләр бәйрәме булып узды.

Бәйрәм бик эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Бер генә бала да читтә калмады. Алар үзләренең җырга, биюгә осталыклары белән беррәттән үзләренең игътибарлы балалар икәнлекләрен исбатлап күрсәттеләр. Карлсонга алар әниләрнең сумкаларыннан алынган әйберләрне танып белүләрен исбатладылар. Шулай ук балалар әниләрне ничек яратулары хакында тәрбияче апалары булышлыгы белән сорау-җавап әзерләгәннәр иде. Алар анда әниләрен бик нык яратулары хакында, проста әни булулары өчен яратуларын әйтеп үткәннәр. Балалар шулай ук әниләргә өй эшләрендә булышуларын әйттеләр. Тәрбияче апалар әниләрнең кечкенә вакытларындагы фотоларны җыеп, балаларның үз әниләрен тануларын да белеп узу буенча фотоколлаж әзерләгәннәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Барлык бакча хезмәткәрләренә матур, эчтәлекле бәйрәм оештырганнары өчен бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларны да бәйрәм белән котлыйбыз. Балаларының игелекләрен күреп, матур, тыныч тормыш итәргә язсын аларга.


Тәнзилә Габдрахманова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр бәйрәме