Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Салавыч бакчасында нарат урманы үсә (+фоторепортаж)

Балачакның тагын бер елы язгы гөрләвекләр белән агып китәр чак җитте. Бу көннәрдә һәркем аеруча җаваплылык тоеп, табигатебезне файдалы эшләр белән бизәп калырга ашыга. Нәрсә генә булмасын, үз баласы тәкъдиме белән әти-әнинең эшчәнлеге үтемлерәк була. Күңелдә йөргән изге эшләрне башкарырга сабыйларның бер сүзе җитә.

Салавыч балалар бакчасында бу көннәрдә «Яшь экологлар » атналыгы бара. Атнаның һәр көне яшь табигать сакчыларының яңа эшләре белән бизәлә, экологик китап күргәзмәләре, яшел патруль фотокүргәзмәләре, яраткан йорт хайваннарының ничек язны каршылаулары, табигатьне чүпләрдән чистарту, тирә-юньгә агачлар утырту –барысы да игътибар үзәгендә. Уртанчылар төркемендә йөрүче балалар махсус киемнәрдән, күкрәкләрендә экологик эмблемалар, яшел тасмалар – һәрберсе тематик һәм килешле. Араларында иң активлары – экология инспекторлары. Тәрбияче апалары һәр эшне күзәтеп, тәҗрибәләрне алар белән киңәшләшеп нәтиҗә ясый. Шулай булмаса атнаның һәр көне истә калырлык булмас та иде. Әнә бит, үзләренең тәҗрибә участогында гына чикләнеп калмаганнар, «нарат урманы үстерергә» алынганнар, тау битләренә, чишмә яннарына экологлар бүләк иткән нарат үсентеләрен утыртырга өлгергәннәр. 
Балалар күңеле яз шатлыгыннан тулып тора икән бит: бер көнне нәфис сүз сөйләүчеләр конкурс оештырып, клиплар төшереп, экологик китап көнен билгеләп үттеләр, курчаклар исә «табигать кочагында» булып, бакча хезмәткәрләре белән бергә инценировка күрсәттеләр. Гаиләләрдә экологик буклетлар да барлыкка килде, балаларның үз куллары белән ясалган рәсемле, киңәшле буклетлар һәр әти-әни өчен кадерле бит. Әти-әниләр бу атнада үз балаларының ни белән шөгыльләнгәне белән таныш. Атналыкның нәтиҗәсе - район экологлары белән очрашу. Алар килешкә җыелган макулатура төргәкләре файдалы эшкә тотылачак, табигатькә зарарлы матдәләр бүлеп чыгара торган калдыклар экологик мохитне чистартуга күпме файда китерәчәк. Балаларның сораулары, киңәшләре, үтенечләре дә күбәйгән, алар һәрберсенә оста белгечләр җавабын көтә. 
Бу матур башлангыч дәвамлы булыр, ә яшь буын табигать анабызның ышанычлы сакчылары булып үсәр.

Салавыч балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев