Салавыч балалар бакчасы... “Кызыл китап”ка кертелгән? Экологлар нәрсә ди?
Салавыч балалар бакчсына Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Балтач заказнигы начальнигы һәм инспекторлары килде. Бездә сыерчык оялары “туе” булды
-Зур эшләр шушы сабыйлардан башлана. Нинди зур хезмәт башкарылган. Һәр гаиләнең бүгенге бүләге - кош оялары. Алар безнең өчен затлы сарайга тиң. Чөнки ул ояларда канатлы дусларыбыз- табигать сакчыларыбыз яшәячәк, – диде Татарстан Республикасыны биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Балтач заказнигы начальнигы Рамил Хаҗиев һәм коллективка Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигать участоклары реестрын һәм Татарстанның “Кызыл китаб”ын тапшырды.
-Табигатьне саклауның юлы озын.Ул һәркемнең күңел эше.Ул эш безнең һәрберебезнең кулыннан килә. Әнә бит саф –саф сыерчык оялары бәйрәм бизәге. Һәрберсендә аерым нәкыш, аерым бизәк.Ә ясаучылары һәр эштә ясле-бакчасының ярдәмчеләре - әти-әниләр. Хезмәтегез, ярдәмегез өчен зур рәхмәт, –диде бакча мөдире Лилия Закирова.
Бер изге эш мең яхшылыкка тоташты бу көнне. Иң күңеллесе дә шул: улың янында биеклеккә үзең ясаган ояны элеп куюга кояш нурларына үз балаңның елмаюы да кушылса - менә шунда күңелдә дә горурлык хисләре уяна.
Очыгыз, кошкайларым, канатларыгыз талмасын! Тыныч илемнең тыныч таңында кошлар сайравы - балачак иленең игелекле хуҗаларын уятсын!-дигән изге теләктә таралыштылар бәйрәмдә катнашучылар.
Фәния Кәлимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев