Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саубуллашыр көндә дә якынлаша

"Романтик"та 3нче смена әле генә башланган иде, инде саубуллашыр көн дә якынлаша.

Көн саен төрле чараларга әзерләнеп, конкурсларда катнашып, вакыт үткәне сизелмәгән дә. Кичә исә лагерьда шаулап-гөрләп "Бизнес көне" үтте. Нәни бизнесменнар рәхәтләнеп сату итте, акча санады, капитал туплады. Лагерьдагы һәр көн әнә шулай бер-берсен кабатламый, җанлы тормыш белән кайный. Шуңа да бирегә бер килгән бала, икенче елны түземсезлек белән көтә. Лагерьга хәтта күрше район, шәһәр балалары да бик теләп килә.
- "Романтик" бик матур урынга урнашкан, биредә саф һава, яшеллек. Балаларын лагерьга озата килгән әти-әниләр дә еш кына "Эх, монда бер генә көн ял итәсе иде", ди. Чыннан да, чит илләргә чыгасы юк, курорт безнең үзебездә бит, - ди лагерь директоры Нурзада Сәмигуллин.
Бик дөрес. Әле болардан тыш, лагерьдагы хәзерге уңайлылык, көндәлек төрләндергән берсеннән-берсе тәмле ризыклар, күңел ачу чаралары - үзе бер оҗмах. Бүген балалар, вожатыйлар бергәләп 3нче августта үтәчәк саубуллашу кичәсенә әзерләнә. Бу көнне балалар тарафыннан әзерләнгән концерттан соң учак кабыначак. Күңелле дә, бераз моңсу бу мизгелләргә дә инде ике генә көн калып бара. 3нче августта очрашканчыга кадәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250