Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Сөенеч" балалар бакчасы әкият бүләк итте (фото)

Балтач бистәсенең 5 номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы коллективы бакчага йөрүче сабыйларны быел аеруча да сөендерде.

Биредә атна дәвамында бер-бер артлы узган чыршы бәйрәмнәрендә балалар һәм аларның әти-әни, әби-бабайлары өчен театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде. Ә артистлар ролендә тәрбияче апалары булды. Тәрбиячеләрнең үз рольләрен шундый зур осталык белән башкардылар.

Маша белән Аю, Кыш бабай һәм Кар кызы, Убырлы, Лунтик, Маймыл, Әтәч һәм башка бик күп башка геройлар балаларның күңеленә хуш килде. Балалар яратып караган әкият һәм мультфильм геройлары белән аралаштылар, чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр, төрле маҗараларга "юлыктылар", шаярдылар, көлделәр...
Шундый бүләк ясаганнары өчен әти-әниләр комитеты бакча коллективына, яңадан-яңа һөнәрләргә өйрәткәннәре, җыр-биюгә сәләтләрен ачканнары өчен барлык тәрбиячеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә, аеруча да сәнгать җитәкчесе Уралия Йосыповага ихлас рәхмәтләрен белдерә. Яңа еллар белән котлый!
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250