Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Сөенеч” балалары Рыжик исемле төлке баласының юл маҗараларын күзәтте (+фото)

Балтач бистәсенең 5 номерлы "Сөенеч" балалар бакчасына Әлмәт шәһәреннән "Алинә" курчак театры кунакка килде.

Самими балаларның яңгырап торган тавышлары, күтәренке күңелләре, янып торган, могҗиза көткән күзләренә карап шатланып рәхәтлек алдык. Нәрсәгә дисезме, чөнки без үзебезнең матур бинабызда Әлмәтнең "Алинә" курчак театрын кунак иттек.
"Мәктәпкә барган Рыжик исемле төлке баласының юл маҗаралары" дип исемләнгән иде ул. Артистлар, балаларның күңелләренә үтеп керерлек итеп уйнадылар, аларны рухландырып, яңа белемнәр биреп, күзаллауларын баетып киттеләр. Рәхмәт аларга.
Театрның төп максаты тормыш иминлеге нигезләрен сакларга өйрәтү иде. Балаларыбызга тормышларында исәнлек, иминлек, сак һәм уяу булып яшәүләрен теләп калабыз.

Гөлназ Шакирова
уртанчылар төркеме тәрбиячесе
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250