Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Сөенеч"тә һәр көн сөенечле

Районыбызда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Алай гына да түгел “Инклюзив” тәрбия буенча да эш алып барыла, физик мөмкинчеләре чикле балалар белән шөгылләнү ул.

Балтачыбызның 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы да бу өлкәдә тырышып эшли. Бүгенге көндә безнең балаларыбыз уртанчылар төркеменә йөри, тәрбиячебез Гөлназ Шакирова. Балаларыбызның физик һәм тәрбияви үсешләрендә, аң-белем югарылыгы артуда зур үзгәрешләрне тоеп чын күңелдән сөенәбез. Балалар тәрбиясендә бөтен коллектив даими һәм бердәм эшләгәндә генә шушындый уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип уйлыйбыз. Безнең бакча тәрбиячеләре нәкъ шулай эшлиләр дә. Алар үткәргән шөгыльләр, бәйрәм кичәләре, иртәләр һәрвакыт уйланылган, һәр баланың үзенчәлеген исәпкә алып оештырылган.

“Сөенеч” балалар бакчасында сабыйларыбыз белән көндә тырышып эшләүче тәрбиячеләребезгә һәм белгечләребезгә (логопед, инглиз һәм рус теле тәрбичесе, музыка җитәкчесе, физинструкторга, шәфкать туташына) зур рәхмәтебезне белдерәсе килә. Алар балаларыбызның физиологик һәм психологик үзенчәлекләрен истә тотып, сабыр һәм ягымлы булып авыр хезмәтләрен чын күңелдән тырышып башкаралар. Безгә, әти-әниләргә, балаларыбызны тәрбияләүдә бик нык ярдәм итүчеләр, балаларыбызга серле белем дөньясын ачучылар, талантларын ачырга булышучылар, дус булып бер-береңне хөрмәт итәргә, мөстәкыйль булырга өйрәтүчеләр, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт хисе уятучылар нәкъ менә сез хөрмәтле тәрбиячеләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы