Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шеңшеңәр мәктәбендә корбан ашы узган (+фото)

Мәктәптә үткәрелгән һәрбер чара балаларга белем һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелә.

Шушы максаттан без бу уку елында да корбан ашы үткәрергә булдык. "Маяк" күмәк хуҗалыгы балаларга корбан ите биргән иде. Кунакка авылыбыз имамы Таһир хәзрәтне чакырдык. Аның табын артында сөйләгән тирән мәгънәле,тәрбияви, аңлаешлы вәгазьләрен балалар йотлыгып тыңладылар. Хәзрәтнен үтемле фикерләре алар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм,  чөнки үткән елгы корбан ашында Җәлил хәзрәт белән булган очрашудан соң балалар арасында фикер алышулар озакка барды әле.

Мондый чараларда безнең укучыларыбыз сөйләм әдәбенә дә, ашау әдәбенә дә, өлкәннәрне хөрмәтләү әдәбенә дә өйрәнәләр. Оештыручыларга рәхмәт, мондый чаралар дәвамлы булсын иде.

Минзилә Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев