Серләр сакланган китап укучы хозурына тәкъдим ителде
Ике бичара, абыйлы-сеңелле укытучылар караңгы төндә дөньяның аклыкка — әллә нинди серле яктылыкка күмелүен күреп таң калалар
Райондашыбыз, Пүскән авылының күренекле улы Рәҗәп Бәдретдиновның «Төнге яктылык» дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде.
Шунысы куанычлы, әлеге китапның «Укытучы һәм остаз» елында, Балтач төбәгендә әхлак дәресләре укытыла башлауга 25 ел тулу уңаеннан басылып чыгуы — нәтиҗәле хезмәт билгесе.
Китапка кереш сүзне галим, әдип, дәүләт бүләкләре иясе Хатыйп Миңнегулов язган, ә мөхәррире — халык шагыйре, публицист Газинур Морат. Бу исемнәр үзләре үк, әлеге хезмәтнең нинди олы кыйммәткә ия булуы турында сөйли.
«Әлеге китапны бәяләүдә һәм чыгаруда нык ярдәм иткән бу ике әдипкә ихтирамым һәм хөрмәтем чиксез. Иң мөһиме, күңелемнән чыккан үз фикерләрем, уй-кичерешләрем үзгәртелмичә, ничек бар шулай калдырылган. Бар язмалар тупланып, басарга әзерләнеп беткәч кенә китапка исем куелды. Мөхәррир Газинур Моратка өч исем тәкъдим иттем: „Карашларым эчкә төбәлгән“, „Үзем булып яшим“ һәм „Төнге яктылык“. Шулар арасыннан „Төнге яктылык“ дигән серле исем сайлап алынды һәм бик уңышлы булды», дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты Рәҗәп Бәдретдинов.
Китап ун бүлектән гыйбарәт. Беренче бүлеге «Намазлыксыз намаз», «Төнге яктылык» хикәяләре белән башланып китә. Әсәрнең геройлары булган Рамазан һәм Нурлан образларында авторның күңел халәте сурәтләнә. Таллык авылында мәктәп салу мәшәкатьләре, анда янып-ялкынланып эшләүләр, инде еллар үткәч, аны сүттермичә сак-лап калу өчен көрәшүләр, Зифа Шаһидулловна белән Рамазанның хис-кичерешләре күңел кузгатырлык вакыйгалар аша бирелә. Бу, берәүне дә битараф калдырмаслык итеп, гаҗәеп дәрәҗәдә матур тел белән язылган. Икенче хикәядәге бертуган абыйлы-сеңелле Нурлан белән Гөлҗамал образларында да укытучы һөнәренә тугрылык саклап калына. Ул әдәби әсәр булса да, геройларның прототипларын һәркем үзенчә танып алыр. Ә бу исә, китапның сере булып калсын!
Шулай ук китапка авторның төрле елларда матбугат битләрендә һәм фәнни әдәбиятта басылып чыккан публицистик мәкаләләре, тәнкыйть фикерләре, авторның үзе турындагы язмалары да урын алган. Шулар арасында Бөрбашта яшәүче, мәгариф ветераны Гөлнур апа Мифтахованың шәкертенә булган җылы мөнәсәбен белдергән «Талант» язмасы аеруча күңелгә якын.
«Төнге яктылык» китабы белән тулысынча танышкач, аны Балтач районы тарихының бер кечкенә генә кисәге дип тә әйтеп була. Чөнки биредә урын алган язмаларда район турында кызык-лы фактлар, райондашларыбыз язмышы, күренекле шәхесләр хакында истәлекләр дә шактый. Авторның үзе туып-үскән Пүскән авылы, аның кешеләре турында ничек яратып, җылы итеп язганына сокланасың. Шулай ук озак еллар хезмәт куйган Алан һәм Кили авыллары мәктәпләрен, Бөрбаш, Кили, Куныр авылларында дини гыйлемгә омтылышны да ихлас итеп сурәтләп бирә. Районыбызның мөхтәрәм дин әһеле, республиканың Баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы турында «Җәлил хәзрәт Фазлыев — татар мәгърифәтчеләренең дәвамчысы» дигән язмасында хәзрәтнең тормыш юлын, гыйльми эшчәнлеген, яшәү рәвешен тасвирлап, остазы буларак соклануын белдерә.
«Вконтакте» социаль челтәрендәге шәхси битенә Рәҗәп Бәдретдинов бер өзек урнаштырган. Моны укыганнар берсе дә битараф калмаган! Анда бу китап турында укучыларның йөзәрләгән уңай фикерләрен күреп, хәйран калдым. Мәсәлән, танылган журналист Нәсимә Садыйк: «...Китапның исеме дөрес һәм отышлы куелган. „Төнге яктылык“ хикәясендә ике бичара, абыйлы-сеңелле укытучылар караңгы төндә дөньяның аклыкка — әллә нинди серле яктылыкка күмелүен күреп таң калалар. Аллаһы Тәгалә аларга шул күренеш аша җаннарын өметкә төргәндәй була», дип язган. Ә язучы Хәбир Ибраһим исә: «Телең начар түгел. Сиземләү көчле. Килеп чык Язучылар берлегенә, сезнең кебек язучы егетләр кирәк», дип үз фикерен белдергән.
Гомерен мәгърифәткә, хезмәт юлын балаларга һәм студентларга белем бирүгә багышлаган укытучы-галимнең шушындый саллы басмасы укытучылар өчен киңәш сандыгы да булып тора. Автор үз язмаларында укытучы һәм мәктәп директоры хезмәтенең бар нечкәлекләрен ачып сала. Гади тел белән, аңлаешлы итеп, үзебезчә яза.
Язмамны китапның соңгы битендә язылган авторның үз сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Тау башында басып торучы кеше анда күктән төшмәгән, ә астан үрмәләп менгән бит. Үрмәләп менү авыр, ә тау башында басып тору тагын да авыррак. Түзәргә һәм бирешмәскә кирәк!»
Ясминә Шәмсетдинова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев