Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Слет...дуслык һәм кыр кухнясы...

Җомга көнне Нөнәгәрдә Х регионара этнографик слет булды.

Әлеге милли гореф-гадәт йоларны, телебезне, динебезне саклауга һәм милли белем һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чара ел саен үткәрелеп килә. Чиктәш күрше Киров өлкәсенең Малмыж районының татар мәктәпләре арасында дуслык күперен төзегән бу традицион слетның быел 10нчы мәртәбә үткәрелүе белән дә тарихка кереп калачак.


Слетның ачылу тантанасында Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, Киров өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Язилә Әсхәтдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Фидания Сабирова, Нөнәгәр мәктәбе директоры Айрат Сөләйманов табигать кочагында узган бу чараны хуплап милләтебезнең киләчәге булган укучыларга уңышлар теләделәр.

Слет Нөнәгәр авылында Сабан туе уза торган мәйданда үтте. Урыны ук слет өчен уңышлы саланган милли җирлек булып тора. Мәйдан тирәли слетның кунаклары, мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы коллективы, авыл халкы урын алган иде. Әлеге тантаналы чарада 6 команда катнашты. Киров өлкәсеннән Татар Кумбашы, Иске Йөрек, Яңа Смәел мәктәбе укучылар командасы һәм районыбыздан Нөнәгәр, Куныр, Пыжмара мәктәпләре үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Алар 6 төрле маршрут буенча үтеп җитәкчеләрнең сорауларына җаваплар бирделәр. Татар халкының борынгы үткәне, тарихи экспонатлары турында бай мәгълүматлар да белеп киттеләр. Ә мәйдан янәшәсендә һәр мәктәп кыр кухнясы әзерләгән иде. Табигатькә хуш исләр таратып, күмер самавырларында үлән чәйләре кайнады, учакка аскан казаннарда ашлар, пылаулар пеште.
Фото: https://vk.com
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250