Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Смәелдә җиденче мәртәбә республикакүләм «КАИ — тормышка канатлар» фәнни -гамәли конференциясе үтте (фото)

Конференция укучыларның эшләре һәм жюри членнары булган мәртәбәле кунаклары белән истә калды.

Смәел урта мәктәбендә 7нче мәртәбә республикакүләм «КАИ — тормышка канатлар» фәнни -гамәли конференциясе үткәрелде.

Бирегә республиканың 10 районнынан 82 эш килде. 54 укучы чыгыш ясады. Иң ерактагы катнашучы Омск шәһәреннән иде: ул онлайн форматта Төркиядән кушылды.

«Физика һәм техник иҗат», «Информатика һәм информацион технологияләр», «Прикладная математика», «Җәмгыять белеме», «Рус теле» секцияләрендә укучылар көч сынашты

Конференция укучыларның эшләре һәм жюри членнары булган мәртәбәле кунаклары белән истә калды.

Секцияләрдә чыгышларны компьютер технологияләре һәм информацияне саклау институты КНИТУ — КАИ директоры, техник фәннәр кандидаты, доцент Трегубов Владимир Михайлович, Компьютер технологияләре һәм информацияне саклау институты КНИТУ — КАИның укудан тыш һәм студентларның фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары, техник фәннәр докторы, профессор, Смәел мәктәбен тәмамлаган Гизатуллин Зиннур Марселевич, «Идарә итү һәм информацияне эшкәртү системасын автоматлаштыру кафедрасының» җитәкчесе техник фәннәр кандидаты, доцент Шлеймович Михаил Петрович, Компьютер технологияләре һәм информацияне саклау институты КНИТУ — КАИ директоры урынбасары Пашин Николай Павлович, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, бик күп фәнни эшләрнең авторы, язучы Зарипов Рафхат Шакурович, ветеран укытучы Фатыхов Солтан Ибрагимович, «Муса Җәлил исемендәге Себер тракты музее» директоры Зиятдинова Фирая Муллазиевна һәм районыбыз укытучылары бәяләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев