Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сөмбеләдә кунакта”

Көзге ел фасылы бакчабызга үзенә күрә бер ямь бирде.Тирә-яктагы көзнең матурлыгы балалар бакчасында "Сөмбелә бәйрәменә"әзерлек белән алып барылды.Карадуган балалар бакчасында үткән көз бәйрәме быел бик үзенчәлекле һәм кызыклы итеп оештырылды.Бәйрәмгә төркемнәр һәм музыка залы тәрбиячеләрнең иҗади фантазияләрен кулланып бик матур итеп бизәлде.

Әти-әниләр һәм балалар "Сөмбелә бәйрәменә" әзерлек йөзеннән кулдан ясап яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән, көзге яфраклардан төрле кызыклы әкият геройлары ясап көзге күргәзмә оештырдылар. Балалар да бәйрәмнәрне бик яраталар һәм зур куаныч белән көтеп алдылар. Чөнки бакчабызның музыка җитәкчесе Ильһамия Таһировна һәм тәрбиячеләребез бәйрәмнәрне балалар күңеленә үтеп керерлек итеп, балачакның күңелле бәйрәмнәре итеп оештыра беләләр. Дәүләт тарафыннан бирелгән УМК маскаларын кулланып балалар төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр, җәнлекләр булып кызыклы итеп киенеп керделәр һәм бәйрәмдә һәр төркем үзенең җырга, биюгә, тапкыр сүзләргә оста булганлыкларын күрсәттеләр. Ярышлы уеннарда катнашып көч сынаштылар. Безнең тәрбияче апаларыбыз күрсәткән театраль тамаша бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Балаларны шаккатырып, аларның күңелләрен җәлеп иттеләр, әйтерсең лә Казан театр артистлары безгә кунакка килгән.
Рус теле җитәкчесе Дилә Сәлимовна әзерләгән "Колобок" театры үзләренең рус телендә иркен итеп аралашулары һәм сәнгатьле итеп сөйләүләре белән бакчадагы балаларны тагын да кызыксындырып җибәрделәр. Балалар үзләре дә сизмәстән театр геройлары белән әкият дөньясын гизеп йөрделәр Бәйрәм шушындый куанычлы тәмамланып, балалар күңелендә матур мизгелләр булып истә калды.
"Карадуган балалар бакчасы "тәрбиячесе Лутфуллина З.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250