«Сөенеч» балалары канатлы дусларын онытмыйлар (фото)
Шунысы куанычлы: күп гаиләләр җимлек ясарга теләк белдерделәр.
Быелгы кыш үзенең салкыннары һәм кар-бураннары белән кешеләрне генә түгел, ә кошларны да сынады. Аларга азык табу кыенлашты.
Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан, күптән түгел үзебезнең 5 нче номерлы балалар бакчасында “Кошларга ярдәм итәбез” дип исемләнгән җимлеклекләр конкурсы оештырдык.
Шунысы куанычлы: күп гаиләләр җимлек ясарга теләк белдерделәр. Әтиләр һәм бабайлар белән берлектә ясалган матур, үзенчәлекле җимлекләр бакчабызга килгән экологлар тарафыннан да югары бәяләнде.
Ә соңыннан зурлар төркеме балалары экологлар белән әлеге җимлекләрне агачларга элеп, җим салдылар. “Бердәмлектә – көч!” – дип юкка гына әйтмиләр. Шушындый бәйгеләр гаиләләрне ныгытып кына калмый, балаларда табигатькә, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләргә дә ярдәм итә.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без җимлекләр куябыз.
Һәм кошларны чакырабыз:
- Рәхим итеп ашагыз!
Хәбибрахманова З.М., Солтанова Ф.И.
5нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев