Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сокландык, гаҗәпләндек, үрнәк алдык. Кемнәрдән? (+фоторепортаж)

Пар канатлы, бер-береннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләр белән Балтач мәктәбендә узган “Гаилә” бәйрәмендә очраштык.

Галәмдә бергенә әйбер дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.

Балтачыбызда үрнәк гаиләләр бик күп. Алар белән һәрдаим танышып торабыз, аларны күреп күңел сөенә. Күптән түгел әнә шундый пар канатлы, бер-береннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләр белән Балтач мәктәбендә узган “Гаилә” бәйрәмендә очраштык.

 Усмановлар  гаиләсен Балтачта  белмәгән кешеләр юктыр. Бу гаиләдә югары белемле, зыялы, Балтач халкына ничә еллар хезмәт куючы, хокук сагында торып, җәмгыятебезгә яшь буын тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүче  Илдар һәм Айсылу өч бала тәрбияләп, үзара аңлашып, дус, тату гаилә булып яши алар. Бу гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора.

Һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмгә ашыгучы Фәйзрахмановлар гаиләсе “ Безнең йорт – безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз”, ди. Берсеннән берсе матур, тырыш, уңган булган ике кыз үстерүче Ләйсән белән Раил фикеренчә, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала.

Әсадуллиннар исә мәктәпнең бар эшенә актив, ике балаларын уен коралларында уйнатырга, сәнгатькә гашыйк иткән гаилә. Айсылу белән Ренат – сәнгатьне үз итүче, җырлы-моңлы гаилә булулары белән аерылып торалар. Аларның нәсел-тамыры Альберт Асадуллиннарга тоташа.

Ил терәге -ир-егетләр, гаилә терәге -әтиләр. Гаиләдә әти – төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы зур. 3 балага һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк чакта файдалы киңәшләрен  биреп, тормыш арбасын җигелеп тартучы Ранил Ибраһимов гаиләсе нинди генә эш булмасын мәктәп коллективына һәрвакыт ярдәмгә килүче, инициатива белдереп булышучылардан. Әдилә, Гөлчәчәк, Дилия әти-әниләре Ранил һәм Алфира  кебек спортны үз итәләр, сәнгатькә дә гашыйк балалар.

 “Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен-үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагын кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса, тормышның яме, ашыбызның тәме булмас иде”, ди Илсияр һәм Рамил Әүхәдиевларның балалары. Хак сүзләр. Бу гаиләдә әти-әнигә хөрмәт , игътибар беренче урында, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.

Шакирҗановлар гаиләсе – иҗади яктан бик тырыш, сәнгатне сөюче гаилә. Дәү әниләре Гүзәл апа сәнгать мәктәбендә эшләгәннән булса кирәк, күрәсең, җыр-моңга гашыйк булу, аны ярату балаларга ана сөте белән салынган. Азалия белән  Амелиянең бер катнашмаган чарасы юк. Биюдә дә, уен коралы дисеңме,  сүз  сәнгатенә дә оста алар.  Алсу белән Илнарның тәрбияле, укымышлы,  үзләре кебек тыйнак, акыллы  булулары балаларында чагыла.

      Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Әмма без кичә барышында гаиләләрнең ныклыгын, күркәмлеген, зыялылыгын чагылдырган, бала тәрбиясе хакындагы иң тирән серләрне ачкан чыгышларны карап сокландык, гаҗәпләндек, үрнәк алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев