Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

СПТУга да кырык ел!..

Арча аграр көллиятендә белем йортының ачылуына – 40 ел тулу уңаеннан һәм укытучылар һәм өлкәннәр көненә карата кичә булып үтте... 

Арча аграр көллиятендә белем йортының ачылуына – 40 ел тулу уңаеннан һәм укытучылар һәм өлкәннәр көненә карата кичә булып үтте. 

Кичәбезне көллиятебезнең җитәкчесе Нияз Хәкимов һәм башкарма кометит житәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов ачып жибәрде. Кунакларны бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, матур тормыш, уңышлар теләделәр. 
Юкка гына:"Хезмәт иясе - хөрмәт иясе"димиләр шул. Бездә намус белән хезмәт иткән кешене – яңа гына хезмәт юлына аяк баскан хезмәткәрме яки хезмәт юлын үтеп, лаеклы ялга чыккан кешеме тигез дәрәҗәдә хөрмәт итәләр. 
Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә меңнәрчә-миллионнарча елларны, күпме гасырларны сыйдырган. 30 нчы номерлы Балтач авыл профессиональ техник училищесы 1978 нче елның 13 нче июлендә ачылган. РСФСР халык мәгарифе отличнигы, РСФСРнын атказанган укытучысы Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев училищенын беренче директоры булып 1978-1981 елларда эшләгән. 1981-1985 елдан Лотфуллин Җәвит Лотфулла улы, 1985-2009 елларны Татарстанның атказанган укытучысы Галләметдинов Нуретдин Галләметдин улы хезмәт куйган. Бәйрәм чарасында белем йортының ачылу тарихы белән 1978-1995 елларда укыту һәм һөнәргә өйрәтү буенча директор урынбасары Әгъзәм Һадиев, 1978-1989 елларда училищеның баш бухгалтеры булып эшләгән Мәдеһия Сәләхова, озак еллар шушы коллективны җитәкләгән Нуретдин Галләметдинов һәм анын белән иңне-иңгә куеп, беренче урынбасар вазыйфасын башкарган Сания Садыйкова таныштырды. 
Шулай ук көллиятебездә укып чыгып киткән укучыларыбыз да килгән иде. Тракторист-машинист һөнәрен үзләштергән Гарифуллин Фәнис, Фәйзрахманов Рамил, пешекчер-кондитерлыкка укыган Романова Алияләр күп кенә чараларда актив катнашкан укучылар. Алар бәйрәм кунакларын үзләренеңн матур жырлары белән сөендерделәр. 
Көллият ачылган елларда укып-белем алган үсмерләрнең инде күпләренең чәчләренә чал кунган. Алар арасында Галиев Рафис,Фазлыев Фаил, Шаһиев Дамир, Хаҗиев Рузил, Шиһапов Нияз, Абдуллин Илфат, Низамов Райхан бүгенге көндә үзләренең хезмәт юлларын биредә дәвам итәләр. 

Лилия Фазуллина 
Педагог-оештыручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм