Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сугыш чоры укытучысы

Күршем - Нәгыймә әби Сәгъдиева сугыш чоры баласы, шул чор мөгаллимәсе. Аңа хезмәт елларындагы истәлекле берәр вакыйга сөйлә әле, дигәч, ул: "Истәлекләр бик күп. Ә менә шуларның берсен сөйләсәм, ышанмассың да әле.

Колхозның стена газетасы редакторы булып эшләгән чакта, 1957 елның июнь аенда Мәскәүгә хәбәрчеләр съездына Татарстаннан 13 делегат җибәрделәр. Шулар арасында мин дә бар идем. Без бер атна Мәскәү карап йөрдек, икенче атнада съезд башланды. Мине президиумга сайлап куйдылар", - дип таң калдырды. Ул елга бер уздырыла торган район партия конференцияләрендә дә актив катнашкан.

- Эшләгән дәвердә бик күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, мин үз эшемнән канәгать булдым, ди ул сүзен дәвам итеп. - Иң авыры - сугыш чорында мәктәпкә утын ташу, аны кисү булды. Кискән утынны аркага бау белән асып, баскычтан алып менә торган идек. Иртә белән Шубан, Карадуган, Арбаш, Таузар авылларыннан балаларны җыеп йөрдек. Укулар беткәч, өйләренә кадәр озатабыз, чөнки алар ач-ялангач, ярты юлга җиткәч, хәлләре бетеп егылырга да мөмкин. Бер ел буе шулай азапланганнан соң, колхоздан ун гектар җир сорап алдык. Шул җиргә үзебез иген чәчтек, урдык, тегермәнгә барып тарттырдык. Икенче елны бушка җылы аш ашата башладык. Менә шуннан соң гына эшләр җиңеләя төште, балалар мәктәпкә үз теләкләре белән килә башлады, кайтканда да озатасы юк. Укучылар белән мәктәп бакчасы да ясадык. Җәй буе балалар белән бер ялсыз басуда эшли торган идек. Укулар башлангач та, 6-7 сыйныф укучылары кичләрен ашлык сугарга йөрделәр. Ашлык сугу кыш уртасында гына бетә. Уку барышында укучылар белән сугышчыларга бәйрәм бүләкләре, посылкалар әзерли идек.

Нәгыймә Сәгъдиеваның тырыш хезмәтеннән директорлар да, авыл халкы да канәгать булган. Ул "Татарстанның атказанган укытучысы" исемен ала һәм бик күп бүләкләргә лаек була. Мәрхүм Бакый Зыятдинов аның турында: "Ул чын фидакарь укытучы. Дәрестән соң да һәрвакыт укучылар белән бергә булды. Күп еллар завуч булып эшләп, бик күп яшь укытучыларны эшкә өйрәтте, җәмәгать эшләрен башкарды, ата-аналар арасында абруй казанды. Без аңа рәхмәтле", дигән иде. Ә шул чорларда участок инспекторы булган Шәрипҗан ага Фазылҗанов: "Карадуганда Нәгыймә исемле бер укытучы бар иде. Авылдагы караклар, исерекләр, тәртипсезләр аннан шүрләп торды. Усал хатын иде ул". Бу урында "усал" сүзе явыз дигән мәгънәдә түгел, ә дөреслекне яклаучы буларак кулланыла.
Нәгыймә әби чын әни дә була белгән! Алар Рәхимҗан бабай белән алты бала: биш малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш корганда аларның йортлары да булмаган. Кияүгә чыккан иренең ятим кызы булганын да белмәгән. Рәхим бабай сугышта чакта кызчыкның әнисе икенче берәүгә кияүгә чыккан булган. Рәхим бабай бу хәлне яшь хатынына белгертергә куркып йөргән. Нәгыймә әби яшьтән үк бик тәвәккәл була, кызы барлыгын белүгә, аны үзләре янына ала. Шулай итеп, ул әни кеше булып куя, кызны яратып үз итә, мәктәпкә әзерли, тәрбияли. Балаларны тигез күреп, чын әни була белә. Ул бүген улы һәм килене тәрбиясендә акъәби булып яши. Аңа хәзер 94 яшь. Биш баласы исән-сау, 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Картлыгы кадер-хөрмәттә. Безнең дә укытучыларның да олы киңәшчесе. Аны "авылның энциклопедиясе" дип йөртәләр, чөнки нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, бик теләп җавап бирә, үзенең истәлекләре белән уртаклаша.

Резеда Йосыпова,
Карадуган балалар
бакчасы тәрбиячесе.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9