Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыйфат белем белән тәрбиягә дә кагыла

Мәгариф — катлаулы тармакларның берсе, аның язмышы һәрберебезгә дә кагыла. Мәгарифтәге алгарышларны бергәләп хуплаганда гына күркәм нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.

25 август көнне киңәшмәдә катнашкан мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре район җитәкчелеге белән берлектә эшне Салавыч балалар бакчасы һәм Салавыч күппрофильле лицее эшчәнлеге белән танышудан башлады.

Балалар бакчасының балаларга милли һәм ватанпәрвәрлек юнәлешендә тәрбия бирүдәге киңкырлы эшчәнлеге үзенә җәлеп итте, лицейда исә төзекләндерелгән, зурайтылган ашханә белән таныштылар. Әлеге ремонт җәмгысе 9 миллион 200 мең сумга төшкән, 2 миллион 400 мең сумына җиһазлар кайтартылган, аларның барысы да урнаштырылган, кулланылышка кертелгән.

Биредә эшләүче пешекчеләр өчен барлык заманча уңайлыклар да тудырылган. Укучылар арасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен иң яхшы белүче команданың Салавыч лицееннан икәнлеген беләбез, әлеге команда вәкилләре үзләренең белем-күнекмәләре белән бүлеште. Укытучы-остазлары Ранил Гыйләҗев җитәкчелегендәге бу команда ярышларда даими җиңеп бара, республика югарылыгында да алар — беренче. Биредә балаларны бу юнәлештә шөгыльләндерүгә барлык мөмкинлекләр дә булдырылган, 200-400 мең сумлык әсбаплар даими кулланышта булуына карамастан, төзек, чис-та саклана, кадере бар.

«Салавыч лицее гомер-гомергә җирле җитәкчелек белән кулга-кул тотынып эшләде, менә бу мәктәпне заманында колхоз рәисе вакытында Йосыф һәм Харис Галимуллин салдырган иде, бүген дә җирлектәге белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җәмгыять белән аңлашып эш итә, башка директорларга да биредәге алымнарны өлге итеп алырга тәкъдим итәм», диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Делегация район үзәгенә юнәлде, биредә аларны шулай ук югары хәзерлектә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә катнашучылар каршы алды. Акциянең төп максаты — мохтаҗ гаиләләрнең балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү. Быел махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга да ярдәм күрсәтелде. Барлыгы 102 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин елдагыча әлеге акциядә актив булган һәм изге эштә ярдәм күрсәткән авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләр һәм район халкына балаларны сөендергәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Район башлыгы укучыларның кул эшләреннән булган күргәзмәләрен карап, алтын куллы егетләргә-кызларга Мактау танык-лыклары тапшыргачтын, киңәшмәнең пленар утырышын башлады. Сүз Ренат Мөхәрләмовка бирелде, ул «Бердәм белем бирү мәйданы: сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр» дигән темага чыгыш ясады, мәгарифтәге яңалыклар белән таныштырды, узган ук елының уңышлары, кимчелекләре хакында сөйләде, яңа уку елына максат-бурычлар билгеләде.

Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева: «Белем һәм тәрбия бирүнең бердәмлеге: сыйфатлы белем, камил шәхес, иҗади үсеш» буенча фикерләрен үзе җитәкләгән белем йорты эшчәнлегенә нигезләнеп җиткерде. Карадуган балалар бакчасының музыка җитәкчесе Илһамия Васильеваның «Педагогның һөнәри компетентлыгын арттыру ысулы буларак һөнәри бәйгеләрнең нәтиҗәсе» дигән темага ялкынлы чыгышы яңгырады. «Балтач районында удмурт телен һәм әдәбиятын укытуда проблемалар һәм перспективалар» буенча Кече Лызи урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Антонова чыгыш ясады.

Норма урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлшан Раушан кызы Шиһабетдинова: «Укуда алдынгы булу серләре» белән уртаклашты. Гөлшан бүгенге көндә медицина университеты студенты, үзенең уңышларында ул әти-әнисенең ярдәмен алгы планга куя.

Балтач районы балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле Совет бүлеге рәисе Әлфия Тәкыева: «Балтач районында балалар һәм яшьләрнең „Алдынгылар хәрәкәте“ Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең эшчәнлеген үстерү» дигән, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге башлыгы Лилия Һадиеваның нәтиҗәле чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгак-лау аттестациясе бүлеге җитәкчесе Лилия Илгиз кызы Сәүбәнова Балтач районында һәрбер эшнең ярату, матурлык аша башкарылуын бәян итте.

Киңәшмә азагында йомгаклау сүзе белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин чыкты, эшкә нәтиҗә ясагачтын, уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмаларын һәм хезмәткәрләрен бүләкләде, яшь укытучыларны һәм лаеклы ялга китүче мөгаллимнәрне котлады.

Мәгариф — катлаулы тармакларның берсе, аның язмышы һәрберебезгә дә кагыла. Мәгарифтәге алгарышларны бергәләп хуплаганда гына күркәм нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев