Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сызгырып” чана шудык

Ак карларны яра-яра, Чаналар төшә таудан. Чыр-чу килә бала-чага, Көлешеп бер тавыштан. Нинди тату гаилә дисәк, 1нче "Б" лар икән. Әти-әни, бала чага Туганлашып ук беткән. Бу гаиләнең яннарында Бар "Ана бал кортлары". Гаиләне туплап торучы Укытучы апалары... - "И, матур да булды шушы көн! Әле ярый чыгарга уйлаганбыз! Карагыз...

Ак карларны яра-яра,
Чаналар төшә таудан.
Чыр-чу килә бала-чага,
Көлешеп бер тавыштан.
Нинди тату гаилә дисәк,
1нче "Б" лар икән.
Әти-әни, бала чага
Туганлашып ук беткән.
Бу гаиләнең яннарында
Бар "Ана бал кортлары".
Гаиләне туплап торучы
Укытучы апалары...
- "И, матур да булды шушы көн! Әле ярый чыгарга уйлаганбыз! Карагыз әле бер генә, ничек рәхәтләнеп уйныйлар бит!", - дип, без әти-әниләр сөенеп бетә алмадык балаларыбызның күңел күтәренкелекләрен күреп. Ә барысы да бик гади башланды: класс җитәкчебез Фәридә Раифовна һәм озайтылган көн группасы тәрбиячебез Вәсилә Габделфартовна балаларның каникуллары чорында бер көнне бергәләп чана шуып керергә тәкъдим ясады. Без рәхәтләнеп риза булдык.
8 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 10да Сабантуй урыныннан ерак булмаган тауга чаналарыбызны алып килеп тә җиттек. Әти-әниләребез бик булган безнең сыйныфта: бар нәрсәне алдан уйлап эш итә торганнардан шул. Балаларыбызның уйнап тамаклары ачасын белеп, алдан хәстәрен дә күрдек: коймак һәм чәй өчен учак та әзерләнде. Барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп эшләнде. Балалар әниләр, әтиләр белән таудан "сызгырып" чана шуганнан соң, күңелле старт ярышлары да үткәрелде.
Укытучыларыбыз аны да алдан әзерләп алып килгән булып чыкты. Без кемнән ким соң? Нигә әле уйнамаска? Балаларың белән бергә ярышып уйнау үзебез өчен дә, гаилә татулыгын ныгыту өчен дә менә дигән чара бит ул! Китте ярыш! Гөрләде тау итәге! Сабантуй бер читтә торсын безнең кебек тату гаиләләр булганда! Уйнаган арада, самаварыбыз да сынатмады, "сызгырып" кайнап та чыкты. Табада чыҗлап коймаклар пеште, тирә-юньгә хуш ис таралды. Барчабыз шундук чәй эчәргә җыелдык.
Өстәлгә алып килгән сый-нигъмәтләр дә чыкты. Бәрәңге боламыгы белән сосисканы өйләребездә елап кына ашаучы балаларыбызны алыштырып куйганнар мени: һәркайсының "комбайны" алдынгы күмәк хуҗалыгы эшчеләренеке кебек "ура". Ә без аларга карап сөенәбез генә! Ник, шушыннан да зуррак бәхет була ала мени? Тамаклар тук, күңелләр көр, балаларның сөенече эченә сыймый... Ә таба коймагын, самавыр чәен әле кайчан күрсәтеп булыр иде аларга?

Тамак ялганган, уеннар уйналган, ә чаналар безне зарыккан... Киттек шуып тау итәгеннән! Берәрләп, өчәрләп, унарлап... Менә кайда икән ул бәхет! Өлкәннәребез дә яшьләрен оныттылар! Рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Ә өйләргә таралышканда әлеге уенны үзебез өчен традициягә кертергә дигән карар кабул иттек. Әлеге көнне оештырганыбыз өчен укытучыларыбызга, һәммә әти-әниләребезгә рәхмәт әйтеп һәм үзебезнең "терелегебез" белән горурланып өйләребезгә таралыштык.
Гөлшат Сәләхова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250