Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыналыр чак... Кем ничек кабул итә? (сораштыру)

Имтиханнар чоры укучылар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә үзенчәлекле вакыт.

Уку елы тәмамланырга ике ай вакыт калып бара. Димәк, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мөһим вакыйга — имтиханнар якынлаша.

Әлеге чор укучылар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә үзенчәлекле вакыт. Быел районыбызда IX сыйныфны 391  укучы (шуларның 3се коррекцион сыйныфны тәмамлаучылар) тәмамласа, XI сыйныфтан соң 134 егет- кыз мәктәп белән хушлаша.

Азалия, 11 сыйныф укучысы: «БДИ — унбер ел буе туплаган белемнәрнең финишы. Шуңа күрә аңа ныклап әзерләнергә кирәк. Телевизор карау, компьютер алдында юк-барга вакыт уздыру кебек кирәкмәгән эшләрне онытып торырга туры килә».

Илһамия, әни кеше: «Кызым быел 9 сыйныфны тәмамлый. Укуы начар булмаса да да, күңелдә бертөрле курку хисе барыбер бар. Әмма ул куркуны балага сиздермибез, киңәшләребез белән аны һәрчак үсендереп торабыз. Кызыбыз репетиторларга йөрми, ләкин дәресләрдән тыш, өстәмә әзерләнә».

Венера, 11 сыйныф җитәкчесе: «БДИга апрель-май айларында әзерләнә башламыйлар, бу — зур ялгыш. Имтиханга сентябрь аеннан, иң яхшысы — X сыйныфтан әзерләнә башларга кирәк. Ел дәвамында ата-аналар балаларны бу сынауга психологик яктан да әзерләргә тиеш».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтихан