Сынау өстенә сынау
Бер генә дистанцион уку да мәктәп биргән хис-тойгыларны алыштыра алмый.
Дистанцион уку безнең тормышыбызда көтмәгәндә барлыкка килде. Һәм укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары өчен авыр сынауга әверелде. Әлеге төр уку видеоконференцияләр форматында, һәркем үз өендә утырып, компьютерлар аша узды.
Минем унынчы һәм беренче сыйныфны тәмамлаган ике энекәшем дә, мин үзем дә өйдән укыдык. Балтач урта мәктәбенең 1А сыйныфын тәмамлаган энем Кәримгә аеруча авыр булды. Мәктәп программасы таләп иткәнне эшләргә кирәк, әмма мәктәптә укыган кебек, тутырып 4-5 дәрес уку, аннан продлёнкага калу мөмкинлеге юк. «Озак укыдылар әле бүген» дигән көнне дә укулары шул сәгать ярым булды бугай. Шунлыктан өй эше күп бирелә, җитмәсә ел ахыры, тестлар һәм контроль эшләр эшләтеп алып, балаларның ел дәвамында туплаган белемнәрен тикшерергә кирәк. Укытучы төнгә кадәр дәрескә әзерләнә, балаларга күңелле булсын әле дип, презентацияләр һәм видеолар ясый, эшлисе эшләрне аңлатып яза, ә укучы өй эше эшли. Миңа калса, балаларны дистанцион укытуның төп авырлыгы шунда булды: аңа укытучылар белән мәктәпләр дә, балалар белән ата-аналар да әзер түгел иде. Тарихта мондый практика булганмы икән соң? Мин, мәсәлән, андый хәлләрне хәтерләмим. 10 сыйныфны тәмамлаган энем Илмир укуда авырлыклар кичермәде.
Дәресләрне бик тиз үтәде, барысын да вакытында эшләп, унынчы сыйныфны бер-ике дүртле белән генә тәмамлады. Спортта да уңыш казанды – ГТО нормативларын шәп итеп ташырып, алтын значокка ия булды. Минем энем Илмир мисалында шуны гына әйтәсем килә: гадәти тормышта яхшы укыган тырыш балаларга дистанцион уку әллә ни кыенлыклар тудырмады: алар яңа форматка тиз арада җайлашты, ияләште, укуда сынатмады, ә кайберәүләр, миңа калса, моннан әле файдаланып та калгандыр. Әйтик, быел, белгәнебезчә, тугызынчы сыйныф укучыларын имтиханнардан азат иттеләр, һәм, шулай итеп, уку бераз авыррак бирелгәннәргә дә теләгән уку йортларына керү мөмкинлеге булдырылды. Моның өчен бары тик аттестатым чиста булсын әле дип, бераз тырышып алырга гына кирәк иде. Имтиханнарны 11 сыйныфны тәмамлаганнар һәм югары уку йортларына – университетларга керергә теләүчеләр генә бирде. Шунысы кызганыч, быелгы чыгарылыш укучыларының традицион чыгарылыш бәйрәмнәре була алмады. Беренче сыйныфны тәмамлаган энем Кәримгә килгәндә, монда башкачарак вәзгыять урнашты. Әйткәнемчә, биремнәр күләме бик зур иде, балалар кайвакыт нык арыды, әмма шунысын да әйтеп узарга кирәк, тырышсаң, барысын да вакытында эшләп өлгерергә мөмкин иде. Дистанцион уку балаларны вакытны дөрес бүлергә, бөтен эшне дә үз вакытында эшләргә өйрәтте. Кәрим энем шаярта, минем хәзер мәктәпкә барасым да килми инде, компьютер аша укуы күңеллерәк, ди. Әмма дусларын нык сагына, дәресләрдән соң һәрчак хис-кичерешләре белән уртаклашты, дәрестә кемнәр булган, кемнәр – юк, кем нинди уңышларга ирешкәнен сөйләп барды. Малайларга тере аралашу җитмәде. Бер генә дистанцион уку да мәктәп биргән хис-тойгыларны алыштыра алмый. «Мәктәптән дә рәхәте юк икән!» – диләр алар, бер айдан артык өйдән чыга алмый ята башлагач. Шулай шул, югалткач кына беләбез бар нәрсәнен кадерен. Арча педагогика көллиятендә башлангыч сыйныф укытучысына белем алучы Алсу Әхмәдуллина дә, дистанцион укуның нюанслары турында сөйләшкәндә, ияләшергә була, тик тере аралашу гына җитми, кайчак, шунлыктан, компьютер аша аралашу сәбәпле, аңлашылмаучылыклар чыга, ди. Алсу, әйткәнебезчә, укытучы булырга укый, димәк, һәрдаим балалар белән практика уза. «Быел лагерь практикасы дистанцион форматта узды. Анда һәр студент үз балалар төркеме белән түгәрәк эшләре алып барды. Түгәрәк кул эшләренә багышланган очракта балаларга бераз авыр булды, янәшә булмагач, җентекләп аңлатып бетереп булмый. Кайчак компьютер да фотосурәтләрне боза, чөнки ул платформага күпме кеше берьюлы тоташа, һәм компьютер начаррак эшли башлый. Ә балаларга мондый формат ошады. Болай шул көне буе компьютер алдында утыруы гына авыр иде инде. Әмма дистанцион белем алу уку йортларына барып уку түгел инде, иптәшләр белән күрешеп, сөйләшеп, рәхәтләнеп укыйсы килә», – дип уртаклашты Алсу. Мин үзем дә студент, Казан федераль университетның 3 курсын тәмамладым, бу сессиямне дистанцион форматта укыдым. Һәм бу безнең иң авыр, иң стресслы, иң озак барган сессияләрнең берсе иде. Дистанцион булгач, өй эшләре шактый күп бирелде, ә имтиханнарда, студентларның ничек тапшырганнарын күреп, аңлап бетереп булмаганлыктан ахры, укытучылар сорау өстенә сорау бирде, укучыларның дәресне белүләренә, имтиханнарны үзләре тапшыруларына инанмыйча, билге куймадылар. Кайчак һәркайсыбыз укытучыга яртышар сәгать җавап бирдек. Аллага шөкер, барысы да артта, бишлеләргә генә укып бетердек. Күпләребез инде җәйге сессияләрне яптык. Мәктәп балалары да инде бер ай каникулда. Җәйләрегез күңелле һәм нәтиҗәле үтсен, дусларым. Киләсе уку елында да сынатмыйк!
Дина Юсупова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев