Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сүздә генә калмасын!

“Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе”е укучыларының табигать темасына багышланган шигырьләре

Миләшем

Ап-ак карлар эресен генә,

Күзен ачар миләшем.

Рәхмәт мине утыртканга,

Мин булырмын сердәшең.

Бигрәк нәни кыз икәнсең,

Ә үзең нинди тырыш!

Табигатъне яңартырга

Чын күңелеңнән булыш.

Нәни бөрем күзен ачкач,

Кил син мине карарга.

Ботагыма кунган кошның

Дәртле җырын тыңларга.

Миләшләрем тулып пешкәч,

Тәлгәшләрем өзәрсең.

“Әче”, – диеп һич ташлама,

Дусларыңны-кошларыңны

Миләш белән сыйларсың.

Әллә төшем, әллә өнем –

Миләш шулай сөйләнә.

Күбрәк агач утыртырмын,

Әй, язым, тиз килсәнә!

 

Син кечкенә әле димәгез

Җиргә кунган яшел күбәләк син, урман,

Рәхәтләнеп синдә уйныйм, чабам.

Җәйләр буе җиләк, гөмбә җыям,

Кошлар җырын тыңлап хәйран калам.

Нинди биек агач! Кем утырткан сине?

Ни кадәрле җиләк! Кем үстергән сине?

Ә кошларың ничек матур сайрый,

Хуш исләрдән баш әйләнә башлый.

Шушы табигатьнең сакчысы мин хәзер,

Матурлыкны саклыйм, күрегез:

-Табигатьтә рәхәтләнеп йөрегез,

Пычратмагыз, өзмәгез, тимәгез!

Син кечкенә әле димәгез.

 

Без Җирдә кунак кына

Агачлар да, чәчәкләр дә,

Безгә Аллаһ бүләге.

Аккошның да, чыпчыкның да,

Җирдә яшәү – теләге.

Үләннәр дә безнең өчен,

Чишмәләр дә, күлләр дә.

Биек таулар, карурманнар,

Матур-матур гөлләр дә.

Кемдер өзә чәчәкләрне,

Кемдер чүпли күлләрне.

Аулый киек җанварларны,

Күрми яшьле күзләрне.

Җир шарын без төземәдек,

Без Җирдә тик кунаклар.

Җир шарын гөлбакча итик

Куансыннар куаклар.

Сайрасыннар матур кошлар,

Кунсын гөлгә күбәләк.

Әйдә, дуслар, җиң сызганып,

Эшлик әле бергәләп!

Камилә Сафиуллина

3 сыйныф укучысы

 

Авылым табигате

Яңгулга килеп кергәндә,

Тегермән каршы ала

Юлчылар арган булса да

Шунда ял итеп ала.

Су тегермәне утыра

Бизәп Шушма елгасын.

Әйтеп бетерерлек түгел,

Башкарган вазыйфасын.

Байлар төзеткән, ди аны

Инкыйлабка кадәр үк,

Биш районга хезмәт иткән,

Төзетүчесе – Әюп.

Карагыз, сез, тирә-якка

Күрегез, нинди матур!

Горурланам авылым белән,

Шушма буенда хозур.

Шушма ага салмак кына,

Кырларында тал-тирәк.

Шушы гүзәллекне безгә

Саклый белергә кирәк.

Язып бетерерлек түгел

Авылым тугайларын.

Шуңа күрә сагынып кайта,

Чит-җирдә булганнары.

 

Авылым һәйкәлләре

Һәр авылның- үз тарихы

Яңгул да- бай тарихлы.

Тирә-якка билгеле ул,

Күп нәрсәсе данлыклы.

Пекарьня бар, больницасы

Шундый бик зур авыл ул.

Горурланмый мөмкин түгел,

Герой үскән Яңгул ул.

Су тегермәне ачлыктан

Коткарган авылым халкын.

Өлкәннәр әле хәтерли

Эшләп торган чакларын,

Йонын шунда тетә идек,

Су тегермәне - тартты.

Тегермән дә бетте инде -

Бер музей булып калды.

Шушма елгасы балыклы

Кайдан гына килмиләр!

Балыкчылар бик ярата,

Бер дә юлны өзмиләр.

Табигать һәйкәлләренә

Байдыр минем авылым,

Таудан чыккан чишмә суын

Эчә халкы Яңгулның.

Чишмәләре бер горурлык:

Эчсәң-телең йотарлык!

Бер авылга ничә чишмә-

Күргәзмәдә тотарлык!

Муллагали, Нәкыйп, Түбән оч,

Габделхәй чишмәсе дә,

Югары оч, Киндер, Исемсез,

Күп сулы һәммәсе дә.

Кавказ тавына торырлык

Безнең Фантал үрләре.

Кыя эчендә мәгарә

Чып-чын әкият күр әле.

Яңгул иле һәйкәлләрен

Телисезме күрергә?

Җыелыгыз да килегез,

Һәммәгез дә бирегә.

 

Тарлау

Ерак та түгел авылга,

Үсә Тарлау урманы.

Әби- бабамнар утырткан -

Тирә- якка ул данлы.

Язын, көзен балалар

Табигатькә чыгалар,

Тарлауны да үз итеп,

Бик яратып кайталар.

Мәтрүшкәсен, гөмбәсен,

Чикләвеген җыялар;

Төрле җиләкләрен җыеп,

Кайнатма, как коялар.

Үзем бардым, үзем күрдем,

Тарлавы бик зур икән,

Һәр кеше дә яратырлык,

Серле, иркен ул урман.

Миннән сезгә бер теләк:

Һәркем барсын Тарлауга,

Тик саклагыз сез аны,

Киләчәк буыннарга!

 

Чишмә буе

Челтер-челтер чишмә ага,

Сулары шундый тәмле.

Көндә барып бер әйләнәм.

Чишмә юллары ямьле.

Чишмә буенда йөримен,

Матур көйләр көйлимен,

Эчемдәге сагышларны,

Чишмәм, сиңа сөйлимен.

Чишмәләрне бетермәгез,

Чистартыгыз, карагыз!

Чишмә суы эчә-эчә,

Тәнгә дәва алабыз.

 

Чыршыларга ихтирамлы булыйк

Чыршыларда-кеше язмышлары, диләр

Дөресме бу, әллә ялгышмы?

Имеш, алар ныграк баса

Күңелдәге ачу, сагышны.

Кеше бүген бар, иртәгә -юк

Алдан белеп булмый язмышны.

Чыршылар да кайчак ташлап китә

Шушы фани тормышны.

Кеше гомере белән Ходай хөкем итсә,

Аларныкы белән - кешеләр.

Кемдер кисә,кемдер яңа сулыш бирә

Була - төрле ишеләр.

Күңелем үсә яшь чыршылар күрсәм

Горурланам үзем, шатланам.

Аларда бит күпме истәлек-

Борынгылар рухы сакланган.

Мин үзем дә гашыйк чыршыларга,

Баса алар йөрәк сагышын.

Бар дөньяга ямен биреп

Бакчабызны бизи чыршылар.

Ел фасылы алмашынган саен

Үзгәрә бара аның халәте.

Сулар сибеп, карап торгач кына

Җанны баса , була ләззәте.

Җаны булмаса да,тере сыман,

Карап торган саен яшәрә.

Ак өметләр өстәп киләчәккә,

Көч-дәрт бирә безгә яшәргә.

Әйтерсең лә гаилә дустыбыз ул,

Тынычландыра авыр чакларда.

Сүрелмәсен өчен тормыш маягы,

Тырышабыз аны сакларга.

Чыршы бит ул сихри көчкә ия-

Дөньяларга хуш ис тарата.

Әй, кешеләр! Игътибарлы булыйк,

Алар язмышына карата!

Эльвира Сәләхетдинова

7 сыйныф укучысы

Каен кайгысы

Урман куенына сыенып үскән,

Бөдрә чәчле зифа ак каен.

Суы түгел – җиргә каны тама,

Кемнәр каерып киткән ботагын?!

Кемнәр тигән, кемнең кулы җиткән?!

Ботакларын сындырып киткәннәр!

Яшь-җилкенчәк монда учак ягып,

Төн буена бәйрәм иткәннәр.

Нинди матур иде бу алан,

Нинди зифа иде ак каен!

Тирә-ягы хәтфә үлән иде –

Уйламады болай буласын!

Бөдрә чәчен җилдә җилфердәтеп,

Ботагына кошлар кундырып,

Һәр кешене озатып кала иде,

Талгын гына күздән уздырып.

Җиләккә, дип килгән кешеләрне

Ял иттерә иде төбендә.

Хәзер әнә кара янып чыккан,

Буылып утыра учак төтененә.

Бөдрә чәчен инде җил туздырмый,

Зифа буе тоташ каралган;

Ярым янган, көйгән ботаклары

Бөтен алан буйлап таралган.

Сихри матур урман аланының

Инде карар җире калмаган,

Һәр почмагын ялгыз янып калган

Рәхимсез учак уты ялмаган.

Юк, учакта түгел гаеп монда,

Аны яшьләр калдырып киткәннәр;

Үзләренең гамьсезлекләре белән,

Матурлыкны харап иткәннәр!

Гамьсезлек, дип кенә әйтеп булмый,

Ерткычлык бу мондый мөнәсәбәт.

Явызлык ул эзсез генә узмый –

Меңе белән кире кайтачак!

...Урман куенына сыенып үскән,

Бөдрә чәчле зифа ак каен,

Рәнҗеп елый безгә – кешеләргә.

Гафу итә алмас, мөгаен!

 

Сүздә генә калмасын!

Яратабыз табигатьне,

Урманнарын, күлләрен;

Җиләк-җимеш, гөмбәләре –

Нигъмәтләре күп аның!

Чиста һавасын сулыйбыз,

Урманнарына барсак,

Эчкән суыбыз – чишмәдән,

Сусауларны тиз баса.

Тик кадерен беләбезме

Табигать байлыгының?

Ниләр кичерә икән ул,

Анысын уйлаган юк!

Миллеккә дип ботак җыеп,

Каеннарны турыйбыз,

Язын суын агызабыз,

Аккан яшен күрмибез!

Чүп ташлыйбыз елгаларга,

Заводтан мазут ага;

Шул булдымы аңа хөрмәт –

Яратуыбыз кайда?!

Елга буе – чытырманлык,

Чистартучы кеше юк.

Чөнки хәзер су өйләрдә,

Суының кирәге юк.

Табигатькә чыксак әгәр,

Бөтен чүп шунда кала.

Яз көне боз урынына

Елгадан чүп-чар ага.

Сүздә генә булмасын ла

Табигатьне ярату.

Ул да – тере кеше кебек:

Кирәк аны кайгырту!

Чүпләмик, рәнҗетмик аны,

Ярдәм итик – кирәксә;

Нишләрбез, әгәр дә бер көн

Бу матурлыклар бетсә?

Болын, елга, күлләребез,

Урманнары, Тарлавы –

Барысы да безнең өчен,

Кирәк һәркем аңлавы!

Искәндәр Шәфигуллин

10 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь