Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбияче булу – ул күңел таләбе

2023 ел минем күңелемдә матур хатирәләре белән истә калачак.

«Укытучы һәм остаз елы» кысаларында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Ел тәрбиячесе-2023» республикакүләм бәйгенең «Татар телендә белем бирүче тәрбияче» номинациясендә катнашып, икенче урын алуым минем өчен зур җиңү булды.

Бәйгегә барганчы күңелдә икеләнүләр булса да, якыннарым, үзем эшләгән коллектив, аның җитәкчесе Зөһрә Фәрит кызы, район методик оешмасы җитәкчесе Фәридә Фирдәвес кызы, мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методис-ты Гөлнара Фирдәвес кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Камил улының янәшәмдә булып, һәрдаим ярдәмгә әзер торулары миңа көч өстәде. Шушы конкурс вакытында костюмнар белән район мәдәният үзәге, район үзәк китапханәсе һәм Карадуган мәдәният йорты ярдәм итте.

Бәйгедә катнашу нәтиҗәсендә үземне музыка җитәкчесе генә түгел, ә тәрбияче буларак та ачтым, үз эшемә зур тәҗрибә тупладым.

Бәйгенең һәр этабы саен яңа сынаулар үтәргә туры килде: чит балалар бакчасында таныш булмаган балалар белән эшчәнлекләр үткәрү, тәрбиячеләргә мастер-класслар күрсәтү.

«Татар телендә белем бирүче тәрбияче» номина-циясендә катнашучы буларак  минем төп максатым – эшчәнлекләрнең барысын да татар телендә аралашып  алып бару иде. Район этабында Гран-при яулап, рес-публика күләмендә зона этабына чыгуымны белгәч, тагын да ныграк әзерләнә башладым. Ләкин күңелне бер сорау борчый иде, башка район балалары белән татар телендә аралашуда кыенлыклар килеп чыкмасмы?

Зона этабы Кукмара районының 5нче номерлы «Йолдызлык» балалар бакчасында үтте. Бакчада балалар туган телебез татар телендә бик матур сөйләшәләр икән. Жюри әгъзаларының киңәш-тәкъдимнәр җиткерүләре миңа алга барырга этәргеч булды.

Бәйгенең соңгы этабы Казан шәһәренең 346нчы балалар бакчасында үтте. Анда тәрбияләнүчеләрнең татар телендә җиңел аралашулары да күңелемә рәхәтлек бирде. 4 көн буена барган ярышта рес-публика күләмендә җыелган тәрбиячеләрнең эшчәнлекләрен күреп, алар белән аралашып, осталыгымны арттырдым.

Балалар һәм тәрбия-челәр белән эшчәнлекләр күрсәтү өлеше тәмам булганнан соң алда иң зур һәм хәлиткеч этап көтә иде: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган түгәрәк өстәл утырышында катнашу. Мәгарифне үстерү институты белгечләре һәм жюри әгъзалары биргән сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап биреп, үземнең методик яктан белемемне, эрудициямне күрсәтергә тырыштым. Түгәрәк өстәл вакытында бәйгенең барлык этапларында җиңү яулаган тәрбиячеләр белән җылы атмосферада, эчкерсез аралашу булды.

Бәйгедә зур нәтиҗәләргә ирешүдә күп еллар туплаган эш тәҗрибәсе, белем зур роль уйный. Шулай ук, төп әзерлек белән беррәттән, бәйге вакытында килеп чыккан көтелмәгән очрак-ларга әзер булып, алардан чыгу юлларын да табарга сәләтле булырга кирәк.

 

Илһамия Васильева,

Карадуган балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз