Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тарих эзләре буйлап – Кече Лызи мәктәбендә

Изге Гурий Бердәмлеге ярдәме белән 1870 елның 9 октябреннән Кече Лызи мәктәбенә I баскычлы башлангыч училище буларак нигез салынган.

Анда өч милләт: рус, удмурт һәм татар балалары укыган. Балтач районы оешкач, ул башлангыч, 1933 елдан крестьян яшьләре, 1935елдан җидееллык, 1990 елдан урта мәктәп.

Кече Лызи мәктәбе элек-электән бәя биреп бетергесез педагогик тәҗрибәләрне саклап килә. Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены һәм Ленин Ордены иясе Кириллова Татьяна Кирилловна, Ленин Ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены иясе, ТАССРның атказанган укытучысы Фадеев Фрол Фадеевич, Ленин ордены иясе Филиппова Мария Емельяновна, ТАССРның атказанган башлангыч сыйныф укытучысы һәм "Хезмәт батырлыгы" медале иясе Макарова Мария Петровна мәктәп тарихында якты эз калдырган шәхесләр.

Мәктәп белән Кушаев А.С.(1933- 1939), Фадеев Ф.Ф. (1939- 1943), Чакмин В.С. (1943-1944), Кушаев И.С. ( 1944-1945), Плотников Ф.А. (1946 - 1952), Ишмурзин И.Г. (1952-1953), Бурлакова Е.А. (1953- 1955), Ложкин И.Г. ( 1955- 1959), Бабинцев Л.В. (1959- 1963), Иванов Н.И. (1963- 1974), Байтуганов П.В.( 1974- 1992), Степанов А.В.(1992- 1997), Хәкимов Р.Х.(1997-2013) җитәкчелек иткән, ә 2013 елдан әлегә кадәр директор вазифаларын Марат Исмәгыйлев башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250