Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе (фото)

Район методик берләшмә эшчәнлегендә актив катнашкан укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

21 нче август көнне Балтач урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләр укытуның методик аспектлары"темасына август киңәшмәсе секциясе узды.

Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына Яӊгул мәктәбе укытучысы Шәрипова Роза Александровна, Салавыч күппрофильле лицееннан Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы, Куныр мәктәбеннән Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы, Сосна мәктәбеннән Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы тарафыннан чыгышлар тәкъдим ителде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә житәкчесе Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы узган уку елына методик берләшмә эшенә нәтиҗә ясап, яңа уку елына эш планы белән таныштырды. Мәгариф идарәсе методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы республика күләмендә һәм район җирлегендә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекне анализлап, алдагы елга эш юнәлешләрен билгеләде. Киӊәшмә эшчәнлегендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы катнашып, яӊа уку елына куелган бурычларга тукталды. Район методик берләшмә эшчәнлегендә актив катнашкан укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Мәгариф идарәсе методисты
Фидания Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә август

erid: 2Vtzqv1AZW9