Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе (+фотолар)

23 нче август көнне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту” темасына традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

Районныӊ төп һәм урта гомуми белем мәктәпләреннән җыелган туган тел укытучылары гимназиянеӊ татар теле һәм әдәбияты кабинетында булып, укытучылар Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, Гарифуллина Эльмира Мәсхут кызыныӊ укучылар белән туган тел юнәлешендә оештырган дәрестән тыш эшчәнлек төрләре һәм бу өлкәдәге нәтиҗәләр  белән таныштылар. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына Түнтәр мәктәбе укытучысы Нәкыйпова Лилия Мөнир кызы, Балтач гимназиясеннән Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, Чепья мәктәбеннән Минһаҗева Гөлназ Таһир кызы, Норма мәктәбеннән Әсәдуллина Энҗе Васил кызы тарафыннан яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзенчәлекләр, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту алымнары, цифрлы белем бирү ресурслары, яӊа методик әсбаплар турында чыгышлар тәкъдим ителде.
 Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә житәкчесе Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы узган уку елына методик берләшмә эшенә  нәтиҗә ясап, яңа уку елына эш планы белән таныштырды. Мәгариф идарәсе  методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы республика күләмендә милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек, Балтач районының әлеге юнәлештә булган уңышлары һәм алга куелган бурычлар турында сөйләде, татар теле һәм әдәбияты укытучыларныӊ IX съезды һәм республика август киңәшмәсе   тәкъдимнәренә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев