Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы безгә җиңү алып килдеме? (+фото)

22-25 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VI халыкара олимпиада үткәрелде.

25 нче апрель көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында олимпиадада җинүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.Алда хәбәр ителгәнчә, олимпиадада безнең районнан да 10 укучы үз көчләрен сынады. Балтач мәктәбеннән Кәримова Диана (укытучысы Хәйруллина Г. И. ), Норма мәктәбеннән Мәхмүтова Гөлүзә (укытучысы Насихова Г. Р.), Балтач гимназиясеннән Насыйрова Мәдинә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш. ) олимпиада призерлары һәм лауреатлары буларак театр сәхнәсендә бүләкләнделәр. Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Балтач мәктәбеннән Шакирҗанова Айзилә, Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә, Сосна мәктәбеннән Хәйруллина Азалия, Бөрбаш мәктәбеннән  Латыйпова Алсу, Урта Көшкәт мәктәбеннән Нурмөхәммәтова Әдилә финалда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен дипломнарга лаек булдылар, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова. Кызларны зур уңышлары белән ихластан  котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада