Әти-әниләр рәхәткә чыкмасмы? Бакча-мәктәпләрне үзгәрешләр көтә
Бакчалар, мәктәпләр тиздән башкача яши башларга мөмкин. Эштән соң баланы вакытында алырга өлгермибез, дип зарланган әти-әниләрнең хәленә кермәкчеләр.
Премьер-министр Дмитрий Медведев белем бирү учреждениеләренең эш тәртибен әти-әниләргә яраклаштырырга тәкъдим итте. Яңалык кертелсә, таякның юан башы хезмәткәрләргә төшеп, әти-әниләр тәмам рәхәткә чыкмасмы? Иртә таңнан чыгып китеп, кичке сәгать 6-7гә кадәр эшләгән әти-әниләр ризасызлык белдергәч, Дмитрий Медведев яз көне бакча-мәктәпләрдәге тәртипне үзгәртергә йөкләмә биргән иде. Аның фикеренчә, әти-әниләргә балаларын бакчага, мәктәпкә илтү, аннан алу уңайлы булырга тиеш. Тик башта җәмәгатьчелек фикеренә колак салырга кирәк.
Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Любовь Духанина сүзләренә караганда, тәүлек буе эшли торган бакчаларга ихтыяҗ бар. Эштән соң кайтучы гаиләләргә, баласын ялгыз үстерүче аналарга баласын бакчадан алу уңайлы түгел. Бакчаның эш сәгатен озынайту өчен, бюджеттан өстәмә акча кирәк булачак.
Башта бакчалардан башламакчылар, аннан чират мәктәпләргә җитәчәк. Тик әлеге яңалык әти-әниләр өчен генә күңелле. “Мәгариф хезмәткәрләре хезмәт күрсәтүчегә әйләнеп бетте. Тиздән укучыларның өйләренә барып җыештыра, ашарга пешерә башламагаек. Әти-әниләрнең эшлисе бар бит! Ә тәрбияче, укытучыларның үз балаларын кем алыр?”– ди каршы килүчеләр. Янәсе, кичкә кадәр эшләүчеләр бала караучы ялласын. Шул ук вакытта, кичкә кадәр эшләгәнгә әти-әниләр гаепле түгел, диючеләр дә очрый.
– Балагызны иртәрәк алырсыз әле, дип кисәткәннәр иде. Ләкин ирем дә, үзем дә кушкан вакытка килә алмадык. Караңгы чырай белән каршы алган тәрбияче безне, шулкадәр ваемсыз әти-әниләр булыр икән, дип сүкте. Бик уңайсыз хәлдә калдык, – ди район үзәгендә яшәүче Гөлчәчәк.
Кемгәдер гомергә бер тапкыр уңайсызланырга туры килсә, көн дә соңга калучыларга нишләргә? Тәрбияче өчен андыйлар мәгънәсез әти-әниләр булып саналачакмы?
– Төрле әти-әниләр бар. Эштән ашыгып кайтучыларның хәлен аңлыйм. Тик, өендә утырып, бакча ишеге ябылганны көткәннәре дә бар. Янәсе, алар акча түли. Мин бу хәлгә шаккатам. Балалары исә, күзләрен күгәртеп, кайчан килерләр дип, якыннарын көтә. Баласын эштән вакытында ала алмаганнар газизләрен авылга, әби-бабайга кайтарырга мәҗбүр. Гаилә графигы кертелсә, кичкә кадәр эшләгән кибетчеләр, табибларга һәм башка һөнәр ияләренә дә уңайлы булыр иде. Безгә исә берничә сменага бүленеп эшләргә туры киләчәк. Кушсалар, кая барасың? – ди Казанда тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Арсланова.
Татарстанда, баланы алырга яки илтергә өлгермибез, дигән мөрәҗәгатьләрдән соң түләүле кизү төркемнәре ачканнар иде. Эштән соңга калып кайтучыларның балалары берәр сәгатькә шунда сыена ала.
“Егоза” дәүләтнеке булмаган балалар бакчасы челтәре директоры Наталья Реснянская барлык бакчаны да мондый тәртипкә күчерү яклы түгел.
– Аны керткәнче, башта әти-әниләр арасында сораштыру уздырырга кирәк. Гаилә графигына күчкәндә, белгечләрне, пешекчеләрне дә көйләргә туры киләчәк. Бу җиңел түгел.
Сәрия МИФТАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев