Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр мәктәбендә егетләр генә түгел, кызлар да 70 төрле һөнәр белә

Түнтәр мәктәбендә "Тормыш дәресләре" кысасында һәр сыйныф төрле һөнәр ияләре белән очрашты. 9-10 сыйныфларга очрашуга тәрбияче Рәсүлә апа, башлангыч сыйныфларга селекционер Гөлгенә апа килде. Бишенче сыйныфлар кибетче һөнәре белән якыннан танышу өчен кибеткә бардылар.

Ә менә 7 һәм 8 сыйныф укучылары белән очрашуга минем әтием килде. Ул - Рафис Гарифуллин. Без гаиләбез белән - әти, әни, мин, сеңлем- Көшкәтбаш авылында гомер итәбез. Минем әтием гап-гади һөнәр иясе. Ул - шофёр да, тракторчы да, балта остасы да. Әтием күп еллар зур-зур шәһәрләргә төзелешләргә йөрде. Әти Мәскәүдә, Сочи шәһәре тирәсендә күперләр төзүдә катнашты. Вахта ысулы белән эшләде. Әтием үз чыгышын бигрәк тә малайларга багышлады. Ул мәктәптә тырышып укырга, күркәм холыклы булырга кушты. Кайсы гына тармакны алсак та, тырыш, уңай холыклы кешеләрнең өстенлекле булуларын искәртте. Укытучыларга хөрмәте зур булуын әйтеп үтте. Мин әтием белән горурланып утырдым. Үзем кыз кеше булсам да, мин дә агачтан әйберләр уеп ясарга яратам. Егетләргә генә түгел, җитмеш төрле һөнәр белү кызларга да хас булырга тиеш, дип уйлыйм.
Диләрә Гарифуллина
Чыганак: https://vk.com/club125831295?w=wall-125831295_74

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250