Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ТР Прокуратурасы укучыны ашханәгә кертмәгән завучларның үз-үзен тотышын тискәре бәяләгән

Чаллының 13нче мәктәбендә прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре билгеле булды.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Прокуратурасы укучыны ашханәгә кертмәгән завучларның үз-үзен тотышын тискәре бәяләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә мәктәп укучысын ашханәгә кертмәүләре сурәтләнгән видео чыкканнан соң, Чаллы прокуратурасы тарафыннан 13нче мәктәптә үткәрелгән тикшеренүнең нәтиҗәләре билгеле булды.

Күзәтчелек ведомствосында искәртүләренчә, җиденче сыйныф укучысы ашханәгә ризык сатып алырга кермәкче булган, әмма ишек янында кизү торган завучлар аны үткәрмәгән.

«Моннан тыш, әлеге хезмәткәрләр, мәгариф һәм һөнәри этика турындагы закон таләпләрен тупас бозган – укучыга әдәпсез сүзләр әйткән», - диде Руслан Галиев.

Нәтиҗәдә, прокуратура Автокала Башкарма комитеты җитәкчесенә, мондый хәлләр алга таба кабатланмавын сорап гариза тапшырган, шулай ук завучларны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен дә күтәргән.

Фото: скриншот из видео

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия