Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиячем дә Лилия исемле, укытучым да...

Мин Балтач бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасына йөрдем. Биредә мине көн дә тәрбиячеләрем Лилия Галимуллина белән Альбина Хаҗиева һәм няняларым Суфия апа белән Финзия апа кабул итте.

Бакчаны тәмамлап, мәктәпкә киттек. Апаларыбыз безне әле һаман онытмыйлар, гел сорашалар, күрсәләр кочаклап ук алалар. Алар белән безгә бик рәхәт иде, бергәләп табигатькә сәяхәткә барулар, спектакльләр куюлар, шөгыль сәгатьләрендә төрле кул эшләре белән мавыгу, баш эшләтә торган уеннар уйнау бөтенебезгә дә ошады. Хәзер инде мин гимназиядә укыйм. Тәрбиячем Лилия Галиевнадан укытучым Лилия Рашитовнага күчтем. Исемнәре бертөсле булгач, миңа бик рәхәт һәм җайлы. Укытучымның әтисенең исеме дә икенче тәрбиячем Альбина Рашитовнаныкы белән охшаш. Тәрбияче апаларымны бик сагынам, алар биргән тәрбияне гимназиядә акларга тырышам, эшләрендә уңышлар, йөзләрендә гел елмаю балкуын телим.

Иркә ШАКИРОВА,
Балтач гимназиясе.
Зөлфия Шакиррова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250