Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Туган көн. Квист.400 кеше...

Туган кон һәрбер кеше яратып, көтеп ала торган бәйрәм. Әгәр дә бу көнне 400дән артык укучы һәм укытучылар көтеп ала торган булса...? Балтач районының йөзек кашы булган Балтач гимназиясенең туган көне чын-чынлап зур бәйрәмгә әйләнде. 29 октябрь көнне узган бу квестта барлык балалар да бик теләп катнашты. Башлангыч сыйныфлар төз...

Туган кон һәрбер кеше яратып, көтеп ала торган бәйрәм. Әгәр дә бу көнне 400дән артык укучы һәм укытучылар көтеп ала торган булса...?

Балтач районының йөзек кашы булган Балтач гимназиясенең туган көне чын-чынлап зур бәйрәмгә әйләнде. 29 октябрь көнне узган бу квестта барлык балалар да бик теләп катнашты. Башлангыч сыйныфлар төз ату, спорт ярышларында көч сынашты. Театр һәм иҗат станцияләре укучыларга рухи яктан үсәргә мөмкинчелек бирде. Өлкән сыйныф укучылары исә уеннарны үзләре оештырды. Биология, татар теле, әдәби утрау һәм тарихи лабиринт станцияләре аша алар бик күп кызык һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Курку бүлмәсе исә башкалардан үзенчәлекле ягы белән аерылып торды. Хәтта зур кешеләрнең дә күңеленә шом сала торган итеп әзерләнгән иде ул.

Гимназиянең туган көне бәйрәм линейкасы белән тәмамланды. Линейкада иң көтелгән мизгел: беренче сыйныфларны гимназистлар рәтенә кабул итү узды. Шушында ук узган уку елы нәтиҗәләре буенча җингән сыйныфлар, иң яхшы укучылар да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250