Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тургай» балалар бакчасында матур чара узды (фото)

Чараның нәтиҗәсе итеп балалар белән берлектә матур плакат та ясалды.

Һәр халыкның үз мәдәнияте гореф – гадәтләре, теле, тарихы бар.

Әлеге бәйрәм шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата хөрмәтне күрсәтү буларак та билгеләп узыла.

Без Россиянең кайсы төбәгендә генә яшәсәк тә, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытабыз. 

«Халыклар бердәмлеге» көне уңаеннан, логопед төркеме балалары төрле милләт халыклары турында белемнәрен ныгытты.

Биредә балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары турында белделәр.
Балалар илебездә яшәүче халыклар, милли киемнәре, гореф — гадәтләре, уеннары белән танышты. 
Россиянең көче төрле милләт кешеләренең илдә тату яшәвендә һәм аларның барысы да үз Ватаннарын бертигез яратуында икәнлеген ачыклады.

Чараның нәтиҗәсе итеп балалар белән берлектә матур плакат та ясалды.

Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыклар бердәмлеге көне