Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тургай» балалары әкият сәхнәләштергән (фото)

Чыгыш ясаучылар да, тамашачылар да бик шат һәм канәгать калдылар!

Театр – ул мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен иң аңлаешлы итеп кабул итә торган өлкәләрнең берсе. Ул баланың хыялын һәм фантазиясен үстерә, аның иҗади үсешенә ярдәм итә һәм аның шәхси мәдәниятен формалаштыра.

Театральләштерелгән эшчәнлек балаларга логик фикерләргә ярдәм итә, коммуникатив күнекмәләрен үстерә, үз-үзен бәяләүне арттыра, сөйләмне, эмоциональ өлкәне үстерә һәм баланың эчке дөньясын баета.

Театр атналыгы кысаларында без, Норманың "Тургай" балалар бакчасының  икенче төркеме балалары белән рус халык әкияте «Казлар - аккошлар» әкиятен сәхнәләштердек.

Балалар геройларның сүзләрен өйрәнделәр, һәр әкият геройларына сайлап алынган бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр. Чыгыш ясаучылар да, тамашачылар да бик шат һәм канәгать калдылар!

Саттарова Р. Ф.
Иванова А. С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев