Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Уенчыклар кибете»ндәге Яңа ел

Балачак … Шундый рәхәт, тыныч вакыт бит син. Ә Яңа ел могҗизалары, Кыш бабай бүләкләре иң зур сөенеч. Кайтасы иде шул вакытка бер генә …

Әлеге уйлар белән «Каенкай» балалар бакчасы уздырган бәйрәмдә утырдым мин. «Уенчыклар кибете» дип аталган әлеге бәйрәмдә балаларыбыз - курчаклар, спайдерменнар, принцессалар, кар бабайлары булып чыгыш ясадылар. Алардан тыш төркемебезнең энҗе бөртекләре - игезәкләр Зилә белән Динә «Маша и Медведь» мультигындагы Машалар булып киенеп, аю белән бик күңелле биюле уен да күрсәтеп уздылар.
Бәйрәмнәребез тамашачыларны күп җыя үзенә, ә Яңа ел турында әйтеп тә торасы юк. Алма төшәрлек тә урын калмаган иде залда. Балаларыбызның осталыклары гел арта. Аларның җырлап-биегәннәрен карыйсы, һәрбер алга китешләрен күзәтәсе килә. Ә үрнәк күрсәтүчеләре, ягъни Энҗе, Әлфия, Марина, Илсөяр, Рәмзия апалары - төркемебезнең, бакчабызның чын талисманнары.
Яңа елдан төрледән-төрле сихри могҗизалар көткән балаларыбыз аны үзләре безгә тудырып, безне ял иттерделәр. Аларның шат авазлары белән без дә кушылып җырладык, дәртле көйләргә кушылып биеп утырдык. Иреннәрдән елмаю, күзләрдән яшь китмәде бу бәйрәмдә. Ул бәхет яше генә түгел, горурлык яше иде.
Кыш бабай белән Кар кызы һәм башка әкият геройларын гәүдәләндергән апаларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Балаларыбызга тәрбия бирү төп эшләре булса да, алар хакына артистка да әйләнеп, тулысынча күңелләрен күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250