Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучысы аяк чалган... укытучыны эштән куганнар

Берничә көннән ил президенты кушуы буенча, педагог вазыйфасына кире кайтарыла.

Президент педагогны кире үз вазыйфасына кайтарган.

Белоруссия президенты Александр Лукашенко кайбер түрәләргә, аерым алганда, премьер-министрга һәм дәүләт хакимияте башлыгына, Гомель шәһәренең 15нче мәктәп укытучысын эштән җибәрү сәбәпле, дисциплинар җәза биргән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Алдарак социаль челтәрләрдә укытучы дүртенче сыйныфта укучыны, начар сүзләр белән тиргәгән һәм аның партасын күтәргән видеоязма таралган була. Соңрак педагог үзенең гамәле укучының аңа аяк чалуы һәм аркасына кәгазь стакан ташлавы аркасында килеп чыкты дип аңлата. Бу хәл турында мәгълүмат таралганнан соң, педагогны эштән куганнар.

Берничә көннән Белоруссия президенты кушуы буенча, педагог вазыйфасына кире кайтарыла. Александр Лукашенко укытучы белән булган хәлгә карата үз фикерен җиткерә.

— Эш шунда ки, Уручьеда яңа мәктәп ачканда, безнең мәктәпләрдә тәртипсезлек хөкем сөрә, дигән сүзләремне ишетмәдегез. Бу тәртипне булдырырга кирәк. Ә ул тәртипсезлек — укытучыны мәсхәрәләүдән башлана. Моны камерага төшерәләр һәм социаль челтәрләргә куялар. Һәм бу дүртенче сыйныф укучылары, — ди Белоруссиянең дәүләт башлыгы.

Бу хәлдән соң, Гомель шәһәре башкарма комитеты, район хакимияте җитәкчеләре һәм мәктәп директоры, вазыйфаларыннан бушатылып, башка эшкә күчерелә.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия