Укулар башланды… Хәерле сәгатьтә булсын....(фоторепортаж)
Кичә, атна башында, районыбызның барлык укучылары чын-чынлап белем дөньясына юл алды.
Белем көне тантанасы инде егерме өченче елын тәүге кыңгырау чыңлаткан Балтач гимназиясендә дә истә калырлык булып узды. Беренче сыйныфка килгән 76 баланың мәйдан тутырып биеп йөрүе, канатлана-канатлана шигырьләр сөйләве, чын күңелдән җырлавы сабыйларын тәүге мәртәбә (аеруча да гаиләдәге беренче баласын) белем йортына алып килгән кайсы гына әти-әнинең күңелен кузгатмады икән?!
- Дәрәҗәле, алдынгы урыннарда баручы гимназиянең Белем көне тантанасында катнашып, изге теләкләремне җиткерә алу шәхсән үзем өчен зур шатлык - диде ул үз чыгышында, һәм һәр укучыга, укытучыга яңа уку елында хезмәт уңышлары, исәнлек - саулык теләде. Район мәгарифе җитәкчесенең алтынга тиң сүзләре биредәге коллективның тырыш хезмәтен, укучы балаларның укуга уңай карашын, әти-әниләрнең җаваплылыгын бәяләде.
Һәр сыйныф җитәкчесенең, укытучыларның балаларны Белем көненә бердәм, оешкан, матур рәвештә туплый алуларында, тантананың ялыктырмас итеп оештырылуында директор Ринат Камил улы Мөхәрләмовның үз сүзе, таләпчәнлеге, коллективта иҗади асмосфера тудырырга омтылышы чагылыш таба.
Бәйрәм тантанасы күңелләргә хуш килерлек, үзенчәлекле узды. Җәйге каникул чорында "Сорнай" җәмгыятенә, Ушма кирпеч заводына булышкан егетләр дә оешма җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнде, районда үткән һәрбер чарада диярлек җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан форпостчылар да читтә калмады. Бүләк тапшырырга дип "Сорнай" җәмгыятеннән җаваплы белгечләрнең берсе Рашит әфәнде махсус килгән. Күңелләргә иман нуры өләшкән, күбебезнең балаларын җәйләрен үзенә сыендырган, гимназиядән ерак түгел "Иман нуры" мәчете имамы Рамил хәзрәт тә бүләкләр өләшеп, сабыйларыбызны куандырды. Барыннан да бигрәк Республикабыз Президенты тарафыннан 1 нче сыйныф укучыларына ел да бирелә торган һәм дә үзенең өч телдә язылышы һәм шуңа өстәп дискысы белән дә яшь буынны җәлеп иткән "Мирас угы" китабы да бүләкләрнең иң кадерлесенә әверелде.
Гөлмирә Халикова, Лилия Низаметдинова, Гөлназ Шәрәпова һәм дә озайтылган көн группасы укытучылары - Резеда Газыймова, Гөлнара Нигамәтҗанова, Алсу Нигъмәтҗанова кабул итеп алган 76 бала кыңгырау тавышын тәүге мәртәбә ишетсә, ә чыгарылыш укучылары (алар быел унөч бөртек) өчен бу тантана соң мәртәбә. Шуңа да кыңгырау чыңын алар куанычлы репликаларга күмде.
Без - бәйрәм итәбез. Күңелләребез шат, җаннарыбыз тыныч. Ә шул ук вакытта Дагыстан якларында 1 сентябрь көнне террористлар кулыннан һәлак булган балаларның ата-аналары күз яше түгә. Һәм без дә моны тыныч кына үткәреп җибәрә алмыйбыз. Гимназиядә тантана барышында ук кайгылы вакыйга бер минутлык тынлык белән искә алынды. Балаларга, ата-аналарга гыйбрәт өчен бәйрәм программасына кертелгән бу мизгел иминлегебезнең кадерен белеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып яшәүгә өндәсен иде. Балаларыбыз явыз бәндәләргә юлыкмасын, тыныч шартларда укырга, бәрәкәтле белем алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев