Бүген районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 328 бала рус теленнән имтихан бирде.
Аларны металлэзләгечләр белән дә тикшерделәр, видеокамералар да күзәтте, Казаннан килгән вәкилләр дә шактый кырыс контроль булдырдалар. Бу сынауларда чирканчык алган балалар тормыш юлындагы вак-төякләр алдында каушап, югалып калмаслар, шәт. Иң мөһиме, имтихан ЧПларсыз үтте. Инде сабыр гына нәтиҗәләрне көтәргә, чираттагы имтиханнарга әзерләнергә кирәк.
Кичә тугызынчылар да химия фәненнән имтихан биргән иде. Ул да тыныч кына үтте. Алар 31 май көнне математикадан чираттагы сынауны бирәчәк.
Бирешмәгез, без сезнең белән, балакайлар!
Фото: http://www.e5.ru/product/ege-2014-russkiy-yazyik-samoe-polnoe-izdanie-tipovyih-variantov-zadaniy_10296932/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев