Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Университетларда багышлаулар бара

19 сентябрь көнне, Казан Федераль университетының милли татар журналистика факультеты студентлары өчен беренче курс студентына багышлама чарасы узды.

Кызыклы тантана Биектау районының Каменка урманында үтте. Бу бәйрәмдә олырак курс студентлары да, укып бетереп инде эшкә урнашканнар да, татар журналистика факультетының профессорлары, директорлары, укытучылары да бар иде. Без, беренче курс студентлары, үзебез белән таныштыру максаты белән, матур итеп биеп-җырладык, шигырьләр сөйләдек. Безнең өчен инде берничә ел укыган студентлар кызыклы уеннар, ярышлар, башваткычлар әзерләгән иде. Хөрмәтле укытучылар һәм кадерле кунаклар белән уйнап, ярышып, көлешеп, бәйрәмнең ничек үтеп киткәнен сизми дә калдык. Шушы матур чарабызның олы кунакларыннан берсе Зөлфәт Зиннуров иде. Зөлфәт абыебыз республикабызга танылган журналист, алып баручы, җырчы һәм менә дигән күңелле кеше. Татар радиосының баш мөхәррире, теле радиотапшыруларны һәм төрле чараларны алып баручы Айваз Садыров та бу күңелле бәйрәмгә килми калмады. Журналист һәм җырчы Данил Сафаров белән җырчы гүзәлебез Алия Исрафилова үзләренең күтәренке кәефләре һәм кызыклы фикерләре белән бәйрәмебезгә ямь өстәде.
Күңелемә хуш килгән, җаныма рәхәтлек биргән бәйрәм булды бу. Татар журналистикасын сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Булачак остазларымда күпме әдәп, әхлак, татулык сиздем мин.
Динә Йосыпова,
беренче курс студенты. Балтач.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250