“Валидоллы чор җитте” - 2
“Бала иртән мәктәпкә килә дә, телефонын кырыйга алып куя, кайтканда алып китә”... Ә телефон дигәнебез шәхси милек... Укытучы алып куя аламы? 2 өлеше
А.З.: – Барып чыкса, без бу уку елында шундый тәртип кертергә тырышабыз: бала иртә белән мәктәпкә килә дә, телефонын кырыйга алып куя, кайтканда алып китә. Бу баланың сәламәтлеген кайгыртып эшләнә. Дәресләр арасында, тәнәфес вакытында бала, юкса, телефонда утыра.
В.З.: – Егетләр, ничек уйлыйсыз, телефонны һәрвакытта да кесәдә йөртү кирәкме? Ә телефоннарны алып куюга ничек карыйсыз?
Г.Һ.: – Төрлечә карап була. Әмма телефонның кирәге чыгарга мөмкин бит. Ул чакта укытучыны тапмаска, барып җитә алмаска, син телефонны эзләп тапканчы соңга калырга да мөмкин.
Г.Г.: – Телефон ул – шәхси милек. Аңлыйм, мәктәптә укыту процессында, бәлки телефон зыян да саладыр, әмма аны алып кую – шәхси милекне тартып алу белән бер. Бу исә закон кысаларын бозу дип атала. Икенчедән, әлеге сыйныфтагы җыйнап алынган телефоннарның саклау дәрәҗәсен дә кайгыртырга кирәк бит. Укытучыга бу өстәмә йөк. Телефон саклау аның бурычына керми. Өстәвенә, анда телефонны бала үз ризалыгы белән куярга тиеш, мәҗбүри алып кую дөрес түгел, чөнки, кабатлап әйтәм, ул шәхси милек.
В.З.: – Менә мондый очрак. Яңа уку елы алдыннан сыйныф җитәкчесе әти-әниләрене җыя да әйтә: сыйныф бүлмәсе ремонтына акча кирәк ди... Сезнең фикер ничек? Болай эшләү кирәкме-юкмы?
Р.Ш.: – Дәүләткә авыр булгач, ярдәм итәбез инде... Салымнар да түләгән кебек итәбез, әмма акча аз диләр бит. Бүтән чара калмагач, булышабыз.
Г.Ш.: – Хәзер сыйныф җитәкчесе акча җыябыз дип әйтә алмый, аның мондый хокукы юк. Без үз эшебездә әти-әниләр комитеты ярдәменә таянабыз. Кемдер акчалата ярдәм итә (акчаны да үзләре җыя), кемдер килеп эшли. Без мәктәбебездә чәчәклек конкурсы үткәрәбез, анда кем орлык алып килә, кем балчык кайтарта, кем эшли. Балалар үзләре дә әти-әниләре белән эшли.
В.З.: – Егетләр, сезнең гимназиядә укыйсы килде ди. Сез анда күчә аласызмы? Аның өчен нишләргә кирәк?
Г.Һ.: – Әти-әниләр рөхсәте, мәктәптән белешмә кирәк дип беләм, мондый хокукыбыз бар, гимназиядән барып белешәсе дә, тиешле белешмәне илтеп бирәседер...
В.З.: – Ә анда урын булмаса...
Р.Ш.: – Монда җайлашалар инде.
Г.Г.: – Дөрес әйтәсез. Бездә бит һәр мәктәп аерым бер территориягә беркетелгән. Шушы территориядәге балаларны үзенә тупларга тиеш. Читтән килгәннәрне исә, үз территориясендәге балаларны алып бетергәч кенә, урын калган очракта гына кабул итә ала. Урын булмаганда отказ да бирергә хокуклы.
В.З.: – Тагын бер мәсьәлә балаларны йөртү уңаеннан да ачыклык кертеп китик әле. Әйтик, Нормадан яки башка авыллардан Балтач урта мәктәбенә, Балтач гимназиясенә балаларны транспорт белән йөрту закон кысаларында ничек билгеләнгән?
Г.Г.: – Әле генә һәр мәктәп аерым бер территориягә беркетелгән дидекме, ераклык өч километрдан артканда, балаларны әлеге беркетелгән мәктәпкә йөртү генә карала. Балтачка, гимназиягә, әйтик, Нормадан балаларны махсус автобус белән йөртергә тиеш түгел. Тагын бер бик борчыган тема турында әйтеп китик әле. Дәреслекләр, уку әсбаплары, эш дәфтәрләре турында. Бездә инде дәреслекләр белән проблема юк, алары бушлай кайтартыла. Эш дәфтәрләре, эш әсбаплары проблемасы өйрәнелде. Әгәр дә эш дәфтәре программада кертелгән икән, алар белән министрлык үзе тәэмин итә, әгәр дә каралмаган икән, укытучы мәҗбүри сатып алырга куша алмый.
А.З.: – Әмма тәкъдим итә ала. Әти-әни үз теләге белән ала.
Г.Г.: – Бездә “үз теләге белән” дигән әйбер кайчакта ихтыяри-мәҗбүригә әйләнә. Районда да үткән ел шундый очрак булды.
Г.Ш.: – Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен безнең мәктәптә программага кертелмәгән эш дәфтәрен укытучы үзе ала да, ксерокс аша чыгарып, сатып алырга теләмәгән балаларга да эшләү мөмкинлеге тудыра.
В.З.: – Тагын бер мәсьәлә бар: татар телле мәктәпләрдә, гадәттә, тугызынчы сыйныфта укытучылар имтихан бирәсе кайбер предметлар буенча русча дәреслек тә алыйк әле, диләр. Бу очракта әти-әнигә нишләргә?
Г.Г.: – Мәгариф турындагы закон буенча безнең илдә урта белем рус телендә булырга, ягъни 9, 10, 11 сыйныфларда бала рус телендә белем алырга тиеш.
А.З.: – Бездә бу әйбер системага салынган дип саныйм. Без бушлай алдырып булган дәреслекләрнең рус телендәгесен дә китертәбез, берсенә дә мәҗбүри саттырып алдырган юк. Монда шуны да әти-әниләргә җиткерергә кирәк: әти-әни баласының рус яки татар сыйныфында укуын беренче һәм бишенче сыйныфта гына сайлый ала. Бездә еш кына 7дә яки 8дә күчмәкче булалар.
«Бала мәктәптә бер тапкыр да такта сөртмәсә, үзе утырган партаны чистартмаса, үз артыннан җыештырып калдырмаса, ул бөтенләй, бернинди эшкә өйрәнми кала. Хәзер өйдә дә шундый тенденция китте: балаларны бик саклап, эшләтми генә үстерәләр. Шушы гади генә эшләрне дә эшләмәгән бала, миңа калса, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә дә өйрәнми».
Гөлшат ШАЛАЕВА
Ахыры бар.
Наталья Жукова фотосы.
Мәкаләнең башы: Аптекада валидоллар беткән. Кемнәр алып бетергән? Түгәрәк өстәл сөйләшүенең 1 өлеше
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев