Вузларда булачак студентларны саныйлар
Быел илдәге югары уку йортларында 390 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән иде. “Вуз бәлеше”ннән кемнәргә бушлай өлеш чыкты, ә кемнәр аны түләп “ашаячак”? Укырга теләүчеләрнең яшенә карамыйлар. Абитуриентлар арасында – 15 яшьлекләр дә, 70тән узганнар да бар.
Бүген инженер, техник, табиб, компьютер белгечләренә ихтыяҗ булса, икътисадчы, юрист, менеджмент, хезмәт күрсәтү кебек белгечлекләрнең дәрәҗәсе кими бара. Кагыйдә буенча абитуриентлар документларын биш вузга өч юнәлеш буенча тапшыра ала. Билгеле булганча, вузларга кабул итү ике дулкында оештырыла. Абитуриентларның күпчелеге үз фамилияләрен 3 августта эленгән исемлекләрдән тапты инде. Бу көнне абитуриентларның 80 проценты билгеле була. Ә икенче дулкын нәтиҗәләрен бүген, 9 августта игълан итәчәкләр. Кемнәр ул бәхетле студентлар?
Без дә укыганбыз икән?!
Җырчы Алсу Хәбибуллинаның кызы Ильвина КФУның финанс бүлегенә укырга кергән.
– Кызым бик мөстәкыйль. Имтиханнар биргәндә дә, документларын тапшырганда да борчымады. Укырга керү мәшәкатен сизмәдем дә. Үзе һәм без дә теләгән белгечлекне үзләштерәчәк. Финанс белгечләре һәрвакыт кирәк. Мәктәптә яхшы уку гына җитми бүген, кесәңдә акча да булу кирәк. Бер туганымның баласы икътисадчы булырга теләгән иде, тик берничә генә баллы җитмәде. Ахыр чиктә, акча түләп, төзелеш университетына укырга керде. Хәзер бик буталчык. Без вакытында укып калганбыз икән, – ди җырчы.
Мөхәммәтҗановлар гаиләсе дә кызлары Сәйдәнең укырга керүен көтә.
КФУга документларны берничә юнәлеш буенча тапшырган идек. Беренче исемлекләргә эләгә алмадык, укырга керү-кермәвебез 15 августтан соң билгеле булачак. Көнчыгыш телләре юнәлешенә керербез дип өметләнеп торабыз. Мәскәүдә түләүле бүлеккә тапшырган идек, анда елына 300 мең сум сорыйлар. Кыйммәт, әле бит яшисе дә бар, – ди Зилә ханым.
Аның каравы, БДИда 100 балл туплаучыларның күңеле тыныч. Балтач кызы Гүзәл Сәгыйтова химия, биологиядән 100 шәр, рус теленнән 98 балл туплады.
Документларымны Казан дәүләт медицина университетына да тапшырган идем, әмма анда мин теләгән факультет юк. Шуңа күрә Мәскәү вузын сайларга мәҗбүр булдым. Табиб-тикшеренүче булачакмын. Ай саен 2500 сум стипендия түләячәкләр. Укып бетергәч, туган якка кайтырга ниятлим, – ди Гүзәл.
КФУ гаризаларга “күмелгән”
Быел да рекордны һәр елдагыча республиканың төп вузы – КФУ куя. Анда 71 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. Кайсы факультетларга бал сөрткәннәр дисезме? Идарә, икътисад һәм финанслар институтына – 10 меңгә якын, халыкара элемтәләр институтына – 8 655, Чаллы институтына – 6375, исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтына 6 меңнән артык гариза кергән. Иң белемлеләр лингвистика, телевидение, филология, халыкара мөнәсәбәтләр, юриспруденция юнәлешләрен сайлый.
Иң яшь абитуриент –КФУдагы Лобачевский исемендәге лицейның чыгарылыш укучысы 15 яшьлек Азиза Каһирова мәгълүмат технологияләре юнәлешен сайлаган. Иң өлкән абитуриент – 71 яшьлек Анатолий Кульчицкий. Ул социаль фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр юнәлешенә документлар тапшырган.
– Ник гаҗәпләнәсез?! Һәркемнең белем алырга хокукы бар. Үземне яшьләр арасында начар хис итмәячәкмен. Лекцияләргә дә башкалар белән беррәттән йөрермен. Яшь киртә түгел, экстернат формасында да укып була бит, – ди Анатолий Кульчицкий. – Магистратурага керү өчен БДИ тапшырмадым, фәлсәфә фәненнән сынау бирдем. Дини, юридик белемем бар. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булсам да, фән белән шөгыльләнәм. Фәлсәфә фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен дә якладым, тик бу белем генә җитми дип саныйм. Менә шуның өчен укырга кермәкче булам да инде.
Башкаларда ничек?
Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетында (КХТИ) 1472 бюджет урыны иясен 16 меңнән артык гариза язучылар арасыннан сайлап алачаклар. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетында (КАИ) бу сан – 12 мең. КИТТУ-КАИдагы кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Роман Моисеев әйтүенчә, быел гаризалар саны узган елгыдан 2 меңгә күбрәк.
Беренче тапкыр онлайн кабул итүне оештырдык. Бу мөмкинлектән 1,5 мең абитуриент файдаланды. Мәктәпне тәмамлаучыларны бигрәк тә авиатөзелеш, мәгълүмат куркынычсызлыгы, лазер технологияләре кызыксындырган. Бу юнәлешләрдә бер урынга 6 кеше дәгъва кылды. Быел олимпиада җиңүчеләре, йөз балл туплаучылар да күбрәк. Алар бәйгедән тыш үтә. Пилотсыз йөртүчеләр, робот техникасы буенча яңа профильләр ачтык, – ди җаваплы сәркатип.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә 300 бюджет урынына меңнән артык гариза кергән. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Рубин Каюмов белдергәнчә, абитуриентларны уку йортына барыннан да бигрәк мал табибына уку теләге китерә. Быел бер урынга 3 кеше дәгъва кылган.
– Элек мал табибы булырга авыл балалары килә иде, хәзер вазгыять үзгәрде. Абитуриентлар арасында Калининградтан алып, Ерак Көнчыгыштан кадәр килүчеләр бар. Быел Мәскәүдән ике кеше гариза бирде, – ди Рубин Каюмов. – Мал табибларын хәзер авыллар өчен дип кенә әзерләмибез. Күпләр үз клиникаларын ачарга тели. Шунысы гаҗәп: 90 проценты – кызлар. Моңа бертөрле генә бәя биреп булмый. Быел беренче тапкыр зоотехния, ветеринария буенча магистратура ачылды.
Сәрия МИФТАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев