Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Халыкара һәм региональ олимпиадаларда казанган уңышлар

Әлеге фән диңгезләрен кичәргә күпме көч-куәт кирәк

Безнең мәктәп һәм гимназия укучылары халыкара һәм региональ олимпиадаларда да уңыш казана. Карадуган гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Рәйсә Абдуллина (шулай ук республикакүләм олимпиадада татар әдәбияты фәненнән җиңүче, татар теле буенча призер; “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңүче) һәм Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Лилиана Бускина (шулай ук республикакүләм олимпиадада татар теле фәне буенча призер) татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчеләре.

Бөренроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр, менә кемнәр алар: Артемьева Дарья – Кече Лызи урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы. Инглиз теле буенча призер. Удмурт теле һәм әдәбияты буенча регионара һәм республика призеры.

Шәфигуллина Гөлшат – Нөнәгәр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, биология фәне буенча призер. Республика олимпиадасында татар теле фәне буенча призер,

Шакирҗанова Азалия - Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, сәнгать фәне буенча җиңүче.

Гатауллина Лина - Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, сәнгать фәне буенча призер. Республика олимпиадасында татар әдәбияты һәм татар теле фәннәре буенча призер.

Яруллина Динә - Норма урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, сәнгать фәне буенча призер. Республика олимпиадасында татар әдәбияты фәне буенча призер.

Фәйзрахманов Салават - Карадуган гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы, тарих фәне буенча призер.

Ефремова Алина - ученица 9 класса Мало-Лызинской средней школы. Призер по праву. Призер республиканской олимпиады по удмуртскому языку и литературе.

Нигматҗанова Сәйлән - Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучысы, технология фәне буенча призер.

Сәйфелганиева Зилә - Салавыч күппрофилле лицееның 11 сыйныф укучысы, химия фәне буенча призер.

Хамматов Рөстәм - Салавыч күппрофилле лицееның 9 сыйныф укучысы, ОБЖ фәне буенча призер.

Шарафетдинова Айгөл - Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча призер.

Гыйльметдинов Айзат - Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, физик тәрбия фәне буенча призер.

Ибраһимова Гөлчәчәк - Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, физик тәрбия фәне буенча призер.

Әлеге фән диңгезләрен кичәргә күпме көч-куәт кирәк. Афәрин, балалар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада