Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Харис Бәдретдинович бакча серләренә төшендерде (фото)

Харис әфәнде иң башта эшне кем ничек башкара, шуннан башлады, түтәлләрнең ясалышын күзәтте, биеклеген карады, рщт араларына игътибар итте, эш коралларын барлады.

Бүген Балтач гимназиясендә районның мәктәп директорлары, мәктәп яны тәҗрибә участоклары җитәкчеләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә атказанган хезмәткәр, күренекле шәхес булган, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, орлыкчылык-яшелчәчелек буенча алгарышлар белән эшләүче җәмгыятьнең генераль директоры Харис Бәдретдин улы Камалиев белән очрашты.

Харис әфәнденең Балтач районына тәүге мәртәбә генә килүе түгел, бу хакта әлеге очрашу-фикер алышу, тәҗрибә уртаклашуда катнашучы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да белдерде: “Авыл хуҗалыгының чын докторы ул замандашыбыз, дини мәсьәләләр буенча да нык белемле, менә безгә үз теләге белән бушлай белем бирергә, бакча эшләрен үзе күрсәтеп, аңлатып үтәргә килде. Хәзерге заманда болай бушлай өйрәтеп йөрүчеләр юк диярлек. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар белсә, алар балаларга өйрәтми калмаслар дигән фикердә үзе дә”, диде җитәкчебез.

Мәктәп яны участокларында укучылар төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә. Эш белән бергә хезмәт тәрбиясе дә ала.

Харис әфәнде иң башта эшне кем ничек башкара, шуннан башлады, түтәлләрнең ясалышын күзәтте, биеклеген карады, рәт араларына игътибар итте, эш коралларын барлады. Үзе исә уңайлы гына итеп түтәл ясады да, такта кисәге белән шуны сыдырып чыкты, аннан печән тырмасы шикелле эш кораллы белән вак чокырлар тишкәләде, шул рәвешчә түтәлне суган утыртырга, я булмаса орлык чәчәргә әзерләде. Суганны утырту алдыннан тозлы суга салып торырга киңәш итте. Орлык чәчкәч су сибәсе, су сипкәчтен өстен черемә белән каплап куясы икән.

Бик күңелле итеп алып бара очрашуны-тәҗрибә уртаклашуны Харис әфәнде. Югары уңыш алу серләре белән дә бик теләп уртаклаша. Иң мөһиме - бакча җимешен үстерү урынын дөрес сайлау, дөрес тукландыру һәм эш коралларын дөрес куллана белү.

Мондый форматтагы очрашуларны алга таба да дәвам итеп, балаларның үзләре белән дә уздырырга кирәктер дигән уй туды. Нәкъ менә Харис Бәдретдиновичның үзе белән. Чөнки ул бик гади, үтемле итеп аңлата, шундук эшлисе килү теләге уяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев