Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Традиция буенча октябрь башында без педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Һәрберебезнең тормышында — зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белеме белән эчке дөньябызны танып белергә, киләчәкне төзергә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүче кеше — үз Укытучысы бар. Укучылар язмышы, илнең иртәгесе көне нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора.

 


Сез — безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, үз эшегезне яратуыгыз нәтиҗәсендә укучыларның сәләтләре ачыла, хыяллары тормышка аша, уй-максатлары киләчәккә ныклы юл ала.

 

Бу матур бәйрәмдә сезнең хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Үз гомеренең иң яхшы елларын мәгариф системасына багышлаган һәм лаеклы ялда булган кешеләр алдында баш иябез. Балаларга биргән күңел җылыгыз сезгә сәламәтлек, бәхет һәм районыбыз, илебез киләчәге хакына яңа игелекле гамәлләр кылу өчен энергия чыганагына әверелсен. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын да, хезмәтләрегезнең уңышына куанып, балаларның рәхмәтләренә кинәнеп, гаилә тигезлеге, саулык-сәламәтлек белән эшләргә һәм яшәргә язсын.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты